news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Турист хатын 5 яшьлек баласын коткарырга маташканда, аягын акула тешләп өзгән

news_top

Мексикада океан култыгында ял итүче турист хатын һәлак булган. Аңа акула һөҗүм иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Universal» басмасы хакимият вәкилләренә сылтама белән язганча, фаҗига Халиско штатында була. Коткаручылар департаменты белешмәсе буенча, акула турист хатынның аягын тешләп өзгән.

Фаҗига 2 декабрьдә чыкса да, бу турыда икенче көнне генә билгеле була. Чакыру буенча урынга килгән коткаручылар хатын-кыз мәете таба.

«Хатын-кыз үле иде, аның бер аягы өзелгән, акула һөҗүме нәтиҗәсендә булуы ихтимал», – дигәннәр департаментта.

Мәрхүмә турист – Мария Фернанда Мартинес Хименес. «Excelsior» басмасы белешмәсе буенча, ул 5 яшьлек улын акуладан коткарырга маташканда һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар