Гонконгтан килгән турист Тайваньдагы ресторанда кичке аш ашаганнан соң реанимациядә үлгән. Бу турыда РЕН ТВ сайты яза.
Басма мәгълүматларына караганда, фаҗига 23 ноябрь кичендә Гаосюн шәһәрендә сәүдә үзәгендә урнашкан, «швед өстәле» принцибында эшләүче ресторанда булган. Кичке аш вакытында 68 яшьлек турист бәдрәф бүлмәсеннән чыккач кинәт аңын югалткан. Очраклы рәвештә якында булган шәфкать туташы «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк реанимация ясарга керешкән.
Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, әмма 3 көннән соң ул вафат булган.
Ресторан җитәкчелеге рәсми белдерү ясап, барлык нормаларның үтәлүен әйткән һәм тикшерүгә ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.
Хокук саклау органнары тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.