news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Турист пляжда үзе казыган чокырда һәлак булган

21 яшьлек егет комлыкта чокыр казыган да кереп яткан.

news_top
Турист пляжда үзе казыган чокырда һәлак булган
Франциядәге Нуармутье утравындагы Бартбатре комлыгында ял итүче турист һәлак булган. Бу турыда фарнцуз матбугатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

21 яшьлек турист егет комлыкта чокыр казыган һәм шунда кереп яткан. Бер мизгел эчендә дулкын килеп, чокырны күмеп киткән.

Чокыр шундый тирән булган, егет мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Егетнең туганнары да ярдәм итәргә тырышып караган, ләкин булдыра алмаган. Шулай итеп турист егет ком чокырында һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар