news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Турист кызның эчке киеменә кереп утырган кәлтә елан меңнәрчә километр юл узган

Кыз геккон кәлтә еланын күргәч, кычкырып җибәргән.

news_top
Турист кызның эчке киеменә кереп утырган кәлтә елан меңнәрчә километр юл узган
https://pixabay.com

Британиядә яшәүче кыз Кариб утрауларына ял итәргә барган. Әйләнеп кайткач ул киемнәре арасында геккон — кәлтә еланы тапкан. Рептилия кызга ияреп 6,5 мең км юл узган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз ялдан кайткач, фотоларын социаль челтәргә куярга ашыга. Шул чакта чемоданын актарганда ул кәлтә елан табып ала. Рептилия эчке киемнәр янына кереп яшеренгән. Кәлтә Барбадостан Йоркшир шәһәренә кадәр исән килеш кайтып җиткән.

Кыз бюстгалтерында сәер әйбер күрә, аны алып селки һәм кәлтә икәнен аңлап ала.

«Ул селкенгәч, мин кычкыра башладым. Дүрт мең миль очып кайтканнан соң эчке киемдә кемнең шуны күрәсе килсен», — ди ул.

Геккон кәлтәсенә Барби дип исем кушканнар. Аны хайваннар белән вәхши гамәлләр булдырмау җәмгыятенә тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар