news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Турист кыз селфи ясаганда кыядан егылып төшкән — видео

30 метр биеклектән егылган кыз хастаханәдә үлгән.

news_top
Турист кыз селфи ясаганда кыядан егылып төшкән — видео
https://pixabay.com

Испаниянең Аликанте шәһәрендәге хастаханәдә 26 яшьлек турист кыз үлгән. Ул Украинадан килгән булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

14 сентябрьдә турист кыз Бенидорм мәйданчыгына менә, ул кыяда басып селфи ясарга маташа. Шул чакта ул 30 метр биеклектән диңгезгә егылып төшә. Аны хастаханәгә илтәләр. Туристның травмалары күп булуы ачыклана. Табиблар аңа ярдәм итә алмый, дип хәбәр итә биредәге матбугат чаралары.

Мәрхүмә кыз бер компаниядә кастинг-директор булып эшләгән. Алар яшьләр өчен юмор сериаллары төшергән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар