Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Турист ханым Эльбрус тавына күтәрелгәндә бала тапкан

news_top_970_100
Турист ханым Эльбрус тавына күтәрелгәндә бала тапкан
"Челны-онлайн" сәхифәсендәге видеодан скриншот

Турист ханым Эльбрус тавына күтәрелгәндә 4 мең метр биеклектә бала тапкан. Бу хакта социаль челтәрләрдәге «Челны-онлайн» сәхифәсендә язалар. 

Канат юлы буйлап күтәрелгәндә, йөкле туристның сулары китә. Аңа бала табарга башка тауга менүчеләр ярдәм күрсәткән.

Коткаручылар килеп җиткәндә, сабый туган була инде. Алар мондый очракның үз тәҗрибәләрендә беренче тапкыр булуын билгеләп үткән. Малайга Эльбрус дип исем кушарга тәкъдим иткәннәр.

Әлеге пост астында төрле фикерләр очратырга була. Күпләр бу хатын-кызны авыр йөк күтәреп, җәяүләп тау түбәсенә менгән дип аңлаган һәм шундый катлаулы маршрут сайлаган булачак әнине гаепләгән. 

«Акыллымы соң бу хатын-кыз?! Юлга чыкканчы, ни турында уйлаган икән?», «Авырлы килеш тауда ни калган? Баласы турында да, үзе турында да уйламаган инде бу», «Бала табар вакытың җиткәч, кибеттә төчкерергә куркып йөрисең. Ә бу – тауга менеп киткән», – дигән эчтәлектәге комментарийлар бихисап.

Сәхифәне укып баручыларның бер өлеше позитив фикер йөрткән. «Бәлки, аның нәкъ менә тауга менгәндә бала табасы килгәндер»,  «Иң мөһиме – бала сау-сәламәт туган», «Бик матур тарих», «Ул бит йөк төяп биеклеккә менүче альпинист түгел. Канат юлы буйлап экскурсия алган. Бала табармын дип уйламагандыр», – дип яклаганнар яшь әнине. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100