Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Турист хатынны сыер көтүе таптап үтергән

Эт иярткән туристны күреп алган сыерлар котыра башлаган.

news_top_970_100
Турист хатынны сыер көтүе таптап үтергән

Австриядә яшәүче фермерга 490 мең евро (36 миллион чамасы) штраф салганнар. Аның сыерлары турист хатынны таптап үтергән. Бу турыда The Independent басмасына сылтама белән «Лента.ру» язды.

Вакыйга 2014 елда ук Тироль шәһәрендә була. 45 яшьлек турист хатын Пиннисталь болыны буйлап сәяхәт итә. Аның эте дә үзе белән була. Эт иярткән турист хатынны күреп, болында йөрүче сыерлар паникага бирелә. Шуннан соң сыер көтүе турист хатынны таптап үтерә.

Хайваннарның хуҗасын җавапсызлыкта гаеплиләр. Суд чыгарган карар буенча, бу кеше мәрхүмә туристның иренә һәм улына компенсация түләргә тиеш.

Шулай да фермер үз гаебен танымый. Ул көтүлек тирәли махсус кисәтү тамгалары куеп чыгуын әйтә. Ләкин суд фикеренчә, болай эшләү генә туристлар иминлеген саклый алмый.

Әлеге төбәктә яшәүче башка фермерлар исә ризасызлык белдерә. «Коймалар куеп чыккан очракта, күп урыннарда сыер асрауга нокта куелачак», — ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100