news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Турист хатын Байкал күле бозындагы гигант ярыкка төшеп һәлак булган

Турист хатын Байкал күле бозындагы гигант ярыкка төшеп һәлак булган

news_top
Турист хатын Байкал күле бозындагы гигант ярыкка төшеп һәлак булган

Байкал күлендә ял иткәндә турист хатын-кыз һәлак булган. Ул тимераякта шуып барганда, боздагы гигант ярыкка төшеп киткән. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Фаҗига 22 мартта була. Хатын-кызны башка туристлар табып ала. Башта аның рюкзагы һәм чанасы табыла. Аннары эз буенча барып, хатынның мәетен дә табалар. Коткаручылар бер сәгатьтән килеп җитә. Ләкин бу вакытта хатын җан биргән була инде.

Тикшерү версиясе буенча, 50 яшьлек турист хатын Байкал күле бозы өстеннән Большое Голоустное бистәсеннән Большие Коты бистәсенә киткән. Бу авыллар арасында ераклык 40 км чамасы була.

Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Интерфакс» агентлыгына хәбәр иткәнчә, хатын боздагы гигант ярыкка төшеп киткән. Бу ярыкны кар каплаган булган. Шуңа күрә мәрхүмә аны күрмәгән. Ул судан үзе чыккан, ләкин салкында өшеп вафат булган.

Турист хатын Байкалда ял итәргә Воркута шәһәреннән килгән. Аның үлемен Россия Тикшерү комитетының Көнчыгыш-Себер тикшерү идарәсе тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар