news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Турист егетне яшен сугып үтергән

news_top
Турист егетне яшен сугып үтергән
"Татар-информ" архивы

Грециянең Родос утравында турист егетне яшен сугып үтергән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Британиядән килгән 26 яшьлек ир-ат яшенле яңгыр вакытында диңгезгә су коенырга барган. Агия Агата районында бу вакытта ял итүчеләргә судан чыгарга киңәш иткән булганнар.

Яшен сукканнан соң, башка ял итүчеләр егетне ярга алып чыккан. Коткаручылар һәм табиблар тырышлыгына карамастан, туристны коткара алмаганнар. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар