news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Турфирма туристка нинди рисклар турында алдан хәбәр итәргә тиеш?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

news_top
Турфирма туристка нинди рисклар турында алдан хәбәр итәргә тиеш?
- Һәр илнең үзенчәлекләре бар. Гарәп Әмирлеген алыйк. Дубай әле лояль. Ә Абу-Дабида шортыдан, купальниктан йөрү тыела. Бу туристлар өчен аерым кыенлыклар китереп чыгара.

Икенчедән, илдә булган авырулар. Сары лихорадка, малярия кебек авырулар булган илләргә җыенганда, туроператорлар туристларга прививкалар кирәклеге турында әйтергә тиеш. Әмма, кызганычка, кайбер агентлыклар үзләре дә ил үзенчәлекләрен белеп бетерми. Бу вак компанияләр һәм бигрәк тә өйдән генә эшләп утырган операторларга кагыла. Әгәр туроператор өйдән генә эшли икән, бу очракта, үтенеп сорыйм, юллама ала күрмәгез. Үзенең офисы булмаса, йә 10 кв.метрлы бүлмәдә бер генә оператор эшләп утыра икән, бу сезне сагайтырга тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар