Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшьләр өйләренә кайтып тормаска, кунып калырга уйлаган. Ләкин йокыдан уяну язмаган икән»

Янгында апалы-энеле туганнан туганнарның гомере өзелә.

news_top_970_100
«Яшьләр өйләренә кайтып тормаска, кунып калырга уйлаган. Ләкин йокыдан уяну язмаган икән»
МЧС России

Тукай районы Тогай авылының «Турбина» бакчачылык ширкәтендә 26 апрель иртәсендә көчле янгын чыккан.

Үзәк урамда бер катлы кирпеч таш йорт яна башлый. Ут 36 кв метрга кадәр җәелә. Йорттан бары таш диварлар гына утырып кала. Янгын кисәүләрен аралаган һәм су сиптергән вакытта янгын сүндерүчеләр янып күмерләнгән ике кеше гәүдәсен табып ала. Бу хакта «Челнинские известия» сайтында Лалә Гайфетдинова яза.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, болар — 28 яшьлек хуҗабикә һәм 25 яшьлек ир-ат.

«Челнинские известия» хәбәр итүенчә, алдагы көнне дачага Шилнәбаш авылында яшәүче хуҗабикә икетуган энесе белән килә. Капка төбендә әле дә аларның «Лада Приора» машинасы тора.

«Дача хуҗабикәнең иренә рәсмиләштерелгән, — дип ачыклык кертә «Турбина» ширкәте җитәкчесе Антон Вәлиев. — Взнослар буенча аларның бурычлары юк иде. Узган елдан алып, хуҗалар монда тырышып эшләде, эчәргә яраклы су алыр өчен кое казыдылар. Яшелчә утыртырга гына җитешмәделәр».

Антон Вәлиев әйтүенчә, хуҗалар кинәт кенә планнарын үзгәрткән, гаилә хәле буенча дачаны сатарга карар кылуларын әйткәннәр. Сатып алучыларга күрсәтү өчен алдагы көнне дачаны җыештырырга, тәртипкә салырга дип килгәннәр. Яшьләр өйләренә кайтып тормаска, шунда гына кунып калырга уйлаган. Ләкин йокыдан уяну язмаган икән...

Күзәтчелек инспекторлары версиясе буенча, төнге янгын сәбәбе — электр җиһазларын файдалануда кагыйдәләрне бозу.

«Кызганыч, монда җәйге сезонга килгән чакта, бик күпләр фатирларындагы иске суыткыч, микродулкынлы мич, җылыткыч, телевизор ише әйберләрен дачага ташый, — ди Антон Вәлиев. — Җитмәсә, бөтен приборларны бер панельгә тоташтыралар, саклык турында уйламыйлар. «Турбина» ширкәтендә мин инде 10 ел эшлим, дача хуҗаларының үзләрен кайчак нинди куркыныч астына куюларын яхшы беләм».

Янып үлгәннәрнең гәүдәләрен шәһәр моргына озатканнар. Ир-ат — Чаллы кешесе. Туганы Шилнәбаш авылында яшәгән. Авылдашлары бу ике туганның вакытсыз үлеменнән шок хәлендә. Сөйләүләренчә, янып үлгән хатын-кыз ачык, аралашучан булган, башта кибеттә эшләгән, соңыннан тырнак ясаучы мастер булып хезмәт куйган. Гаиләләре күркәм, ире белән ике бала үстергәннәр, алар башлангыч сыйныфларда укый. Балаларны үстерүдә шушы ук авылда яшәүче әбиләре дә булыша торган булган.

«Дача яну – зур кайгы, — ди Антон Вәлиев. — Без ширкәт бакчачыларын авырлык килгәндә ташламыйбыз, булдыра алганча ярдәм итәбез, янгын урыныннан чүпләрне ташу өчен техника бирергә әзербез».

Дача йорты иминиятләштерелмәгән булган. Килгән зыян күләмен исәплиләр.

Фаҗига булган урында Тукай районы полициясе, экспертлары, тикшерү бүлеге һәм прокуратура хезмәткәрләре составындагы оператив тикшерү төркеме эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100