Турбазада ял иткәндә аю ботарлап ташлаган хатын ире каршында җан биргән
Урман сукмагыннан барганда бу хатын ерткычны очрата.
Красноярск өлкәсендә бер хатынга аю һөҗүм итә. Енисейский районында Байкал бистәсе янында аю ботарлаган хатынны ире хастаханәгә алып барырга чыга. Имгәнгән хатын ире каршында вафат була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
1981 елда туган хатын аюны Лесное авылына таба барганда сукмакта очрата. Аю хатынны ботарлый, каты имгәтә. Ире килеп җиткәндә ул әле исән була.
Якынча белешмә буенча, ир һәм хатын, аларның балалары турбазада ял итә. Әни кеше Лесное күле янында ялгызы гына йөреп килергә чыгып китә. Хатынга аю очрый. Хатын бик озак күренми торгач, аны ире каршы алырга чыга. Шунда ул имгәнгән хатынын таба һәм хастаханәгә алып китә. Ләкин хатын юлда җан бирә.
Урында криминалистлар эшли, кешегә һөҗүм иткән ерткычны аучылар эзли башлый. Аучылар һәм инспекторлар аюны бер тәүлек узгач тапкан. Аны атып үтергәннәр, диелә бу хәбәрдә.