Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туралган суган өстенә гранат согы салсаң ни була?

Үзбәкчә маринадланган суганны пылау янына бирәләр.

news_top_970_100
Туралган суган өстенә гранат согы салсаң ни була?
https://pixabay.com

Гадәттә, суганны маринадлауның барлык рецептларында да диярлек аш серкәсе кулланыла. Өстәвенә, шактый гына көтәсе дә була. Суганны гранат согы белән үзбәкчә маринадлау ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Үзбәк рецептында суганны ярымбоҗралап турыйлар һәм өстенә гранат согы сыгып салалар. Шуннан соң ярты сәгать көтеп торасы була.

Болай итеп маринадлау өчен кызыл суган алу хәерле. Ул тәмлерәк булыр. 2-3 өч баш суганга бер зур гранат кирәк. Башка берни дә саласы юк.

Суганны ярымбоҗралап турагыз, гранатны уртага ярып, бармаклар белән баскалап алыгыз. Аннары гранатны кул белән яхшылап кысып, суган өстенә согын сыгыгыз, төшләре дә төшсен шунда.

Гранат белән маринадланган суганны пылау белән дә, төрле ит ризыклары белән дә ашыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100