news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түрәләрне сексуаль ориентациягә тикшерергә тәкъдим иттеләр

news_top

Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн, хакимият органнарында һәм белем бирү оешмаларында традицион булмаган сексуаль ориентацияле кешеләр булмаска тиеш, дип әйтте. Бу хакта «Регион Самра» сайты яза.

Депутат сүзләренчә, традицион гаилә кыйммәтләрен яклау дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше булып тора, шуңа күрә балалар белән эшләү өчен персоналны җентекләп сайларга кирәк.

Шулай ук, депутат «югары вазифаларга билгеләнгәнче барлык түрәләрне дә сексуаль ориентация тикшерергә кирәкме» дигән сорауга да җавап биргән. Ул мондый тикшерүнең бер начар ягы да юк дип саный.

Үзе дә 2 бала үстерүче Хинштейн традицион булмаган сексуаль кыйммәтләр яклы булган укытучыларның үз балалары янында булуын хупламавын да әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар