Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Турагентлык банкротка чыгып, чит илдә калсаң яки ялга китә алмасаң, нишләргә?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

news_top_970_100
Турагентлык банкротка чыгып, чит илдә калсаң яки ялга китә алмасаң, нишләргә?
Туристлык агентлыгының банкротлыкка чыгуы – мошенниклык эшчәнлеге. Әгәр туроператор банкротлыкка чыга икән, аның финанс гарантиясе бар. Моның өчен махсус “Турпомощь” федераль фонды булдырылган. Әгәр турист чит илдә кала икән, фонд үз өстенә чыгымнар алып, әлеге туристны Россиягә кайтара. Алар чартерлы рейслар яллый. Әгәр турист әле ялга китәргә өлгермәгән икән, монда бердәнбер вариант – юллама алган турагентлыкка мөрәҗәгать итеп, алардан гариза алырга кирәк. Монда алар махсус документлар әзерләп, иминият компаниясенә бирә. Турист түләгән чыгымнарын агентлык түгел, иминият компаниясе кайтара. Бу процесс 2 айга сузыла. Әмма узган елгы практикалардан күренгәнчә, сумма бик көлкеле. Әйтик, “Лабиринт” компаниясе 130 меңлек тур өчен 6 мең сум кайтарды. Чөнки ул вакытта китми калучылар, “янучылар” күп булды.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100