Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түрә сүзе юш килмәде: «АвтоВАЗ» машиналарының хәзерге бәяләре

news_top_970_100
Түрә сүзе юш килмәде: «АвтоВАЗ» машиналарының хәзерге бәяләре
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«АвтоВАЗ» үз автомобильләренә бәяләрне күтәрде. Ә компания башлыгы Максим Соколов бәя арттырмаска рәсми рәвештә вәгъдә биргән иде.

Мисалга, теләсә нинди юл шартларында йөри ала торган «Niva Travel» машинасының «Classic» комплектациясе 20 меңгә кыйммәтләнгән. Элегрәк 1 314 000 сум торса, хәзер – 1 334 000 сум. «Comfort» комплектациясендә ул, 37 меңгә артып, 1 443 000 сум булды. «Black» комплектациясе өчен дә 35 меңгә күбрәк сорыйлар. Димәк, 1 534 000 урынына 1 569 000 сумны түләргә туры киләчәк. «Luxe» – 1 614 000 сум (бәя 38 меңгә арткан). «KHL» – 1 639 000 сум булган. (Саннар «АвтоВАЗ»ның рәсми сайтындагы иске бәяләр белән чагыштырып бирелә).

Сайтта автокредит буенча барлык исәпләүләр һәм «отышлы тәкъдимнәр» дә юкка чыккан.

Ноябрь ахырында машиналарның бәясе декабрьдә һәм гыйнварда артачагын фаразлаганнар иде, әмма ул вакытта җитәкчелек моңа ышанмаска өндәде. Ә шушы көннәрдә «АвтоВАЗ» башлыгы Максим Соколов бер интервьюсында «бәяләр алга таба үсәчәк» дигән. Ул инфляцияне гаепли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100