Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түрә: «Lada Vesta» – «депутат машинасы» дип кабул ителә башлаячак

news_top_970_100
Түрә: «Lada Vesta» – «депутат машинасы» дип кабул ителә башлаячак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Парламент гаражына «Lada Vesta» машиналарының бер партиясе кайткан. Бу хакта «Российская газета»га Дәүләт Думасының транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Александр Толмачев («Бердәм Россия» фракциясе) сөйләгән.

Баштарак Дума Советы депутатларны Россия автомобильләренә күчереп утырту карары кабул иткән иде. Депутатларның үзләренең сайлау округларында безнең илдә ясалган машиналарда йөрүе патриотизм билгесе булачак дип көтелде.

«Әйтелде – эшләнде. Дәүләт Думасы депутатлары вазифаи эшләре буенча Россия машиналарында йөриячәк, дигән карар кабул ителеп кенә калмады, ә эшли дә», – дигән Толмачев.

Ул моны «дөрес карар» дип саный, һәм аның фикеренчә, бу – Россиядә җитештерелгән машиналарның статусын күтәрәчәк, аларны халык «депутат» машиналары дип кабул итәчәк.

«Парламент гаражына «Lada Vesta» машиналары партиясе кайтты. Минемчә, бу – дөрес карар. «Депутатларныкы» дип кабул ителәчәк Россия автомобильләренең статусын күтәрүдән тыш, бу – Россиядән киткән чит ил җитештерүчеләренә гадел җавап, – дигән Толмачев. – Алай гына да түгел, россиялеләрне дистанцион сервислардан аера торган маркаларның автомобильләрен куллану – ахмаклык, дип саныйм. Бу – клиентны мыскыл итү. Моңа түзеп торырга телисез икән – ихтыярыгыз».

Толмачев яңа «Vesta» машинасында үзе дә бик рәхәтләнеп йөриячәген әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100