news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түрә алданган: Министрлыкта эшләүче җитәкчесе 23 яшьлек егеткә 4 миллионын күчергән

news_top
Түрә алданган: Министрлыкта эшләүче җитәкчесе 23 яшьлек егеткә 4 миллионын күчергән
"База" телеграм каналыннан алынды

23 яшьлек егет Финанс министрлыгы департаменты директорын алдаган. Ул аннан 4 миллион сум диярлек акчасын алган. Егет үзен банк хезмәткәре итеп таныштырган булган. Бу турыда «База» Телеграм каналы хәбәр итә.

Финанс министрлыгының административ департаменты җитәкчесе Владимир Штопка март аенда билгесез номердан шалтыраталар. Әңгәмәдәш үзен банк хезмәткәре дип атаган һәм кемнеңдер, ышаныч кәгазе буенча, түрә исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенуын сөйләгән. Янәсе, болар барысы да Штопның акчаларына куркыныч тудырган, һәм егет миллионнарны «куркынычсыз» счетка күчерергә тәкъдим иткән.

Департамент директоры, терминалларга барып, 3,8 миллионны сум акчасын ала һәм барысын да «куркынычсыз» реквизитларга сала. Соңрак Штоп үзен алдаганнарын аңлый. Гадәттә, мондый очракларда телефон караклары эзсез югала, ләкин бу юлы барысы да башкача була.

Штопның әңгәмәдәшен берничә ай эзләгәннәр. Хокук саклаучылар бу эштә шик төшкән 23 яшьлек «банк хезмәткәре» Артемны тоткарлаган. Егетнең түрә миллионнарын нишләткәне билгесез. Бу шалтырату өчен егеткә 10 елга кадәр төрмә яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар