news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туп артыннан суга кергән: Лениногорскида 15 яшьлек үсмер батып үлгән

news_top

Кичә көндез Лениногорскида Менделеев урамы янындагы сулыкта 15 яшьлек үсмер батып үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, баланың гәүдәсен биш метр тирәнлектән чыгарганнар. Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган булган.

Әлеге факт буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерү шәһәр прокуратурасы контролендә, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, яшүсмер күл яр буенда туп белән уйнаган. Аның тубы суга төшкән, һәм ул аның артыннан йөзеп киткән. Ул тубын алып чыга алмаган, батып үлгән.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Макс каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар