Кирәкле игредиентлар: тунец балыгы, 2 пешкән йомырка, консервланган кукуруз, 1 кыяр, салат яфраклары яисә руккола. Соус өчен натураль йогурт кирәк. Аңа бераз тоз, борыч, тәмләткечләр һәм укроп салабыз.
Яшелчәләрне, йомырка һәм балыкны һәрберсен аерым өем итеп өябез. Соусны аерым бер савытка уртага куярга мөмкин. Бу салатны гарнир урынына да кулланырга була.