Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туңдырылган җиләк-җимештә витаминнар каламы?

news_top_970_100
Туңдырылган җиләк-җимештә витаминнар каламы?
Владимир Васильев, архив

Җиләк-җимешне туңдырганнан соң, андагы витаминнар һәм файдалы матдәләр күләме үзгәрми. Бу турыда «АиФ» яза.

«Туңдыру процессы җиләкләрнең туклыклы үзлекләренә йогынты ясамый. Каротин, В төркеме витаминнары, безнең иммунитет өчен кирәкле С витамины саклана. Ләкин аларны тулысынча өлгергән вакытта туңдыру кирәк. Оптималь температура -18..-20 градус. Җиләкләрне бер-берсеннән аерып куеп, 3-4 сәг дәвамында туңдыралар. Аннары герметик пакетларга яки савытларга тутыралар», – дип аңлата СКФУның азык-төлек инженериясе һәм биотехнологияләр факультетының туклануны оештыру һәм азык-төлек инжинирингы факультеты деканы урынбасары Ольга Олешкевич.

Туңдырылган җиләк-җимешне акрынлап эретәләр. Башта суыткычта, аннары бүлмә температурасында. Боткаларга һәм камыр ризыкларына туңдыргычтан алгач ук салырга була.

Кибеттә туңдырылган җиләк-җимеш сайлаганда, өстәмә тәмләткечләр, соуслар һәм шикәр салынмаганын алыгыз. Җиләкләр каты, һәрберсен тотып карарлык булсын. Әгәр алар формасыз, бер-берсенә ябышкан булса, димәк, аларны инде бер тапкыр эреткәннәр һәм кабат туңдырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100