Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туңдырма төягән машина бәйрәм иткән балалар өстенә менгән: дистәләгән бала кан эчендә ята

news_top_970_100
Туңдырма төягән машина бәйрәм иткән балалар өстенә менгән: дистәләгән бала кан эчендә ята

Бүген Кыргызстанда куркыныч фаҗига булды. Балалар «Манос» эпосына багышланган республика конкурсына җыела. Бәйрәмгә «Хуандай» мини-йөк машинасында туңдырма алып киләләр. Балалар калкулык итәгенә җыела, Кыргызстан байрагын күтәреп, бәйрәм итә башлыйлар. Йөртүче машинасын, тормозга куймыйча, тау башлында калдыра. Бер мәлдә машина аска төшеп китә һәм балалар өстенә менә.

Йөк машинасы барлыгы 29 баланы бәрдергән. (Соңрак, каза күрүчеләр 32, аларның 1се – укытучы, дигән мәгълүмат чыкты). 11 балага шул урында медицина ярдәме күрсәтелгән. 18 бала госпитализацияләнгән, 7се реанимациядә, 4есе бик авыр хәлдә, дип хәбәр итә Кыргызстаннан «Кабар» мәгълүмат агентлыгы. «Аларның башлары, корсаклары җәрәхәтләнгән», – дип сөйләгән сәламәтлек саклау министры Алымкадыр Бейшеналиев.

Фаҗиганы күргән балалар белән эшләргә психологлар чакырганнар. Фаҗигане күргән кешеләр «дистәләгән бала кан эчендә ята иде» дип сөйләгән.

Машина йөртүче кулга алынган. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле хәбәр итүенчә, 48 яшьлек машина йөртүче машина эчендә булмаган. «Машина йөртүче машинасы артыннан йөгергән, әмма туктата алмаган. Машина юртага бәрелеп туктаган», – дигән ул.

Бәйрәмне төшерергә тиешле коптер камерасына бу фаҗига да эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100