Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тумыштан матур булмасаң…» — Инстачылар Дилә Нигъмәтуллинаның иренен тәнкыйтьләгән

Җырчы Казахстан блогеры белән туры эфирга чыккан видеосын куйган.

news_top_970_100
«Тумыштан матур булмасаң…» — Инстачылар Дилә Нигъмәтуллинаның иренен тәнкыйтьләгән
"Татар-информ" архивы

Дилә Нигъмәтуллинаның Казахстан җырчысы, блогеры белән үткәргән туры эфирын караган инстачылар комментарийлар калдырган. Алар җырчының ирененә бәйләнгән.

«Шундый килбәтсез ирен», «Ямьсез бизәнгән дисәм дөресрәк булыр. Иренең коточкыч», «Сезне матур бизәндермәгәннәр», «Иреннәре ямьсез, күзләре - төлке күзе», «Бигрәк ямьсез иреннәр», «Тумыштан матур булмасаң, бизәнеп кенә матурланып булмый», «Төлке» дигән комментарийлар калдырганнар.

Җырчының виртуаль дуслары ямьсез комментарийлар язуларны тәнкыйтьләп алган: «Сез бик матур! Ә кешеләр бик әшәке»; «Әшәке комментарий язып, кеше үз тәртипсезлеген күрсәтүен аңламый икән», «Һәрбер кешенең үз матурлыгы инде. Ул сезгә ошамый, сез башкаларга. Кешегә беркайчан да ямьсез дип әйтергә ярамый. Тышкы матурлык түгел, эчке матурлык кирәк», «Кешенең тәртипсезлеге, олы хатыннар язып утыра».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100