Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тулма (голубцы) өчен кәбестәне әзерләүнең гади ысулы

news_top_970_100
Тулма (голубцы) өчен кәбестәне әзерләүнең гади ысулы
Гөлүзә Василова

Тулма (голубцы) ясау өчен кәбестәне бөтен килеш кайнар суда йомшартып та алырга була, әмма бу юлы бик җиңел ысул белән котылдым әле. Балконда кәбестә онытылып калган. Билгеле инде шытырдап каткан. Төнгә өйгә кертеп калдырдым. Кәбестәне савытка куярга онытмагыз, җебегәч суы ага.

Иртән турап аш пешерергә уйлаган идем, әмма өшегән кәбестәнең яфраклары җайлы гына алынуын һәм тулма өчен шәп булачагын аңлап алдым. Тулма ясарга уйлап йөрүчеләр кәбестәне берничә көнгә туңдыргычка куя яки балконда «онытып калдыра» ала икән.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Шулай итеп тулма ясарга булдым. Сыер итеннән фарш, суган, дөге, тоз, борыч салып эчлек ясадым.

Кәбестәнең яфракларын берәмләп кисеп алдым, каты урынын кисеп ташладым. Эчлекне кәтлит формасында ясап, яфракларга төрдем. Бу тулманы катырып та куярга була.

Биегрәк табада суган белән кишерне бераз кыздырып алырга, 3-4 кашык томат пастасы салып болгатырга һәм өстенә тулманы тезеп чыгарга. Тулманың яртысы күмелерлек итеп шулпа яки кайнаган су салырга. Табаның капкачын ябарга һәм сүрән утта 20 минут пешерергә, аннары икенче ягын әйләндерергә һәм 15-20 минут пешерергә.

Тулманы табынга кайнар килеш бирергә, өстенә кишер һәм суган,  яшеллек һәм каймак салырга мөмкин.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100