Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түләүле клиника

news_top_970_100
Түләүле клиника
"Чаян" журналыннан

– Исәнмесез, доктор!

– Керегез, тыңлыйм.

– Карагыз әле, доктор, әгәр дә кичен ныгытып нәрсә булса да ашасагыз, төнлә менә бу төшегездә таяк тыккан кебек тоелмыймы, сару кайнау башланмыймы?

– Юк... Соңгы вакытларда андый хәлнең булганын хәтерләмим дә…

– Ә менә күбрәк аракы эчеп җибәрсәгез яки тозлаган балык ашаган чакта аягыгыз шешкәләмиме? Подагра, дим, буыннар сызламыймы?

– Тфү-тфү, күптән андый нәрсәләр белән шаярганым юк!

– Яхшы. Доктор, менә, мәсәлән, бакчагызда көрәк белән эшләгән, йә хатыныгызның әнисенә булышам дип, чемоданын күтәрешкәнсездер. Аның әйткән берәр сүзеннән нервыларыгыз… Кан басымыгыз күтәрелмиме?

– Булгалады, ләкин хәзер нормально…

– Кулларыгызны сузыгыз әле, доктор, бармакларыгызны тырпайтыгыз. Тырнакларыгызны һәм күзегезнең агын карамакчы идем…

– Туктагызчы! Сез нәрсә? Монда бит мин түгел, сез килдегез түләүле клиникага. Мин сездән сораштырырга тиеш… Регистратурада карта тутырдыгызмы?

– Юк, доктор, мин үзем. Карыйм: кабинетыгызга бернинди чират юк – кердем дә киттем.

– Ә сез кем соң?

– Мин – доктор. Нетрадицион медицинаныкы. Экстрадулкыннар белән дәвалыйм, сораштырып та һәм ерактан торып та. Сезнең, аңлавымча, сәламәтлегегез яхшы?

– Әйе, әйбәт! Бөтен яктан!

– Менә, күрәсезме! Минем методым файдалы тәэсир иткән! Ә кабинетыгыз түләүле хезмәт күрсәтә…

– Әлбәттә! Язылган бит.

– Бик шәп! Доктор, минем тулы превентив дистанцион стабилизация үткәрү хезмәтемә сездән 100 доллар. Сумнар белән түләсәгез дә ярый.

«Чаян» журналыннан. Евгений Обухов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100