Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тукымалар күз алмасын орбитадан төртеп чыгарган»: Теше сызлаган бала сукырая язган

Өч сәгать эчендә җиде яшьлек баланың күзе шешеп чыга.

news_top_970_100
«Тукымалар күз алмасын орбитадан төртеп чыгарган»: Теше сызлаган бала сукырая язган
https://pixabay.com/

Кемерово өлкәсендә табиблар 7 яшьлек малайның күзен саклап калу өчен тырышкан. Башта баланың теше сызлый, аннары яңагы шешә һәм флюс башлана. Өч сәгать эчендә баланың күзе шешә һәм тукымалар эчке яктан кабарып, күз алмасын орбитадан төртеп чыгара. Бу турыда «Вести. Медицина» хәбәр итте.

Өлкә клиник хастаханәсенең балалар хирургиясе бүлеге Татьяна Янченко сүзләренчә, мондый очракта еш кына пациентың тормышы һәм сәламәтлеге өчен начар нәтиҗәләр килеп чыга. Бала сукыраю, яки бөтенләй күзсез калу ихтималы була.

«Балалар реаниматологлары, табиб-отоларингологлар, яңак-бит сөяге хирурглары, клиник фармакологлар — бик күп төрле белгечләр ярдәмендә генә бу баланы аякка бастырдык», — дип сөйләгән табиб.

Сабый ай ярым хастаханәдә яткан. Бу вакытның күпчелек өлешен ул реанимациядә уздырган. Хәзер малай үзен яхшы хис итүен, бер җире дә авыртмавын әйтә. Сабый өйдә яши, аны белгечләр күзәтеп тора. Реабилитация озак дәвам итәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100