Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туктап торган фурага арттан икенче фура бәрелде». «Воронины» сериалы актеры һәлак булган

news_top_970_100
«Туктап торган фурага арттан икенче фура бәрелде». «Воронины» сериалы актеры һәлак булган
"Татар-информ" архивы

«Воронины» сериалы актеры Станислав Куроптев 11 июньдә Ярославль – Мәскәү юлында авариядә үлгән. Аңа 28 яшь булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Станислав Куроптевның үлеме турында дусты Денис Гагарин сөйләгән.

Куроптевның машинасы фурага тиеп киткән. Аннары фура йөртүчесе һәм Станислав юл кырыена туктап, сөйләшеп торган. Шул чакта фурага арткы яктан икенче фура бәрелгән. Актер шунда һәлак булган.

«Фурага артыннан башка фура килеп кергән, алар аяктан егылган. Стас урында һәлак булган», – дип яза Гагарин «ВКонтакте» челтәрендә.

Мәрхүмне туган ягында – Архангельск өлкәсендә җирлиләр. Аның хатыны тол калган.

Станислав Куроптев 1994 елның 24 ноябрендә туган. Ярославль театр институтын тәмамлагач, Ставрополь академия театрында эшли. Шулай ук сериалларда һәм фильмнарда төшә. Алар арасында «Воронины», «Кодекс чести – 7», «Специалист», «Заповедный спецназ» һәм башкалар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100