news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукталыш коймасының рәшәткәләре арасына бер ир-атның башы кысылып калган

Металл койма «тоткынлыгына» эләккән ир-атка коткаручылар ярдәм иткән.

news_top
Тукталыш коймасының рәшәткәләре арасына бер ир-атның башы кысылып калган
Рамил Гали

Уфада җәмәгать транспорты тукталышында гадәттән тыш вакыйга килеп чыккан. Алтмыш яшьлек ир-атның башы тимер койма рәшәткәләре арасына кысылып калган. Бу турыда Уфа шәһәре гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга Көньяк вокзал районында була. Металл койма «тоткынлыгына» эләккән ир-атны узып баручы кеше күреп ала. Ул ярдәмгә коткаручылар чакыра.

Соңрак ачыкланганча, 60 яшьлек ир-ат урындыкта утырып тора. Ул тукталыш коймасына таба иелә һәм башы белән терәлә. Шул чакта ир-атның башы койма рәшәткәләре арасына кереп китә. Ул башын тартып алмакчы була, ләкин чыгара алмый.

Урынга килгән коткаручылар ир-атның башын койма рәшәткәләре арасыннан чыгара. Имгәнгән ирне табибларга тапшыралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар