Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тукта инде, кызыбыз бар бит». Баласы белән аралаштырмаган өчен, ир хатынын чәнчегән

news_top_970_100
«Тукта инде, кызыбыз бар бит». Баласы белән аралаштырмаган өчен, ир хатынын чәнчегән
"Татар-информ" архивы

Бурятиядә элеккеге хатынын үтерергә маташкан 23 яшьлек ир-атны 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ир-ат баласы каршында хатынының муенына 7 тапкыр пычак кадаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Нишлисең син? Тукта инде. Кызыбыз бар бит!» – дип кычкыра хатын, бу вакытта аны элеккеге ире чәнчеп үтерергә маташа. Фаҗигане нәни кызлары күреп тора. Хатын бәргәләнә, ир аның муенына һәм иңбашларына пычак кадый. Узып баручылар ир-атны хатыныннан йолкып алалар һәм «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

Ир белән хатын аерылышкач, хатын әтисе белән баланы очраштырмый. Ир-ат берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать итә, опекага һәм Бурятиядә Халыкны социаль яклау министрлыгына бара. Тик бу мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәсе билгеле түгел.

Талаш вакытында ир-ат гел ярсый, хатынын үтерү белән яный. Былтыр октябрьдә исә элеккеге хатыны һәм кызы белән кибет янында очраша. Алар бала белән аралашу турында сөйләшә, хатын үзенең фикерендә каты тора – аралашуны тыя. Шуннан соң ир-ат пычак чыгара.

Судта ир-ат гаебен өлешчә таный. Үтерү максаты булмавын әйтә, ләкин пычак кадавын кире какмый.

Суд аны гаепле дип таба. Баласы булу, характеристикалары уңай булу һәм моңа кадәр хөкем ителмәве аркасында, аны 7 елга колониягә озаталар. Өстәвенә, аның әнисе һәм абыйсы авыру. Ир-ат үкенүен әйтә, тикшерүгә ярдәм итә. Шул сәбәпле суд карары йомшартыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100