Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туксанынчы елларның популяр җырчысы Гөлүзә Зиатдинова: "Салават белән бергә эшләгән еллар бик тә күңелле чор булып истә калды"

Туксанынчы елларда популяр булган җырчы Гөлүзә Зиатдинова Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда ире Түркәр Соуккан белән кайда танышканнары, Швециягә ничек чыгып китүе, татар теленең әһәмияте, чит илдәге милләттәшләребезнең яшәеше һәм Салават Фәтхетдинов белән эшләгән еллары турында сөйләде.

news_top_970_100
Туксанынчы елларның популяр җырчысы Гөлүзә Зиатдинова: "Салават белән бергә эшләгән еллар бик тә күңелле чор булып истә калды"

Туксанынчы елларда Чаллы җырчысы Гөлүзә Зиатдинова “Чаллы сиреннәре”, “Юри генә адаштым" (халыкта "Хей, хей, хей” буларак билгеле) җырлары белән танылды. Ул тумышы белән Тукай районының Югары Байлар авылыннан. Инде озак еллар Швеция башкаласы Стокгольмда яши. Күптән түгел туган якларына кунакка кайтты. Форсаттан файдаланып, җырчының үзе һәм аның гаиләсе белән күрешергә булдым. Гөлүзә ханым ире Түркәр Соуккан һәм улы Илхан белән мине ягымлы йөз белән каршы алды. 

Әңгәмәбезне Түркәр әфәнденең Гөлүзә ханым белән танышу тарихыннан башладык. 


– Түркәр әфәнде, үзегез турында таныштырып үтегез әле.

– Минем исемем – Түркәр Соуккан, Татарстанга егерме беренче тапкыр килүем. Казанда дусларым, танышларым күп. Шактый гына әңгәмәләр бирдем, олырак кешеләр мине беләләр дип уйлыйм. Финляндиядә тудым, әтием төрек, әнием мишәр татары. Әнием дә шунда туып-үскән. Әни ягыннан әби-бабаларым Нижгар өлкәсенең Сергач яклары мишәрләре. XX гасырның башында алар Финляндиягә күченә, ул вакытта Финляндия Россия составында була.

Финляндиядә мин якынча сигез ел, татарлар арасында кайнашып, Йервенпе шәһәрендә әби-бабам, әти-әнием, абыйларым белән үстем. Татар теленең нигезен шунда үзләштердем. Финляндиядә бер ел инглиз мәктәбендә укырга өлгергән идем. Миңа сигез яшь тулганчы без бөтен гаиләбез белән Швециягә күчендек. Анда күчкәч, швед телен белмәгәнлектән, яңадан беренче сыйныфка кереп укырга туры килде. Хокук белгечлеге алырга университетка укырга кердем, мастер дәрәҗәсен алгач, прокурор буларак һәм Стокгольм шәһәре мәхкәмәсендә стаж үттем. Полиция югары уку академиясендә игълан күреп, шунда эшкә урнаштым. 30 ел буе хезмәт куйдым, полиция хезмәткәрләренә канун өйрәттем. Соңгы елларда кеше хокуклары буенча эшләдем. Эшләгән вакытта да укырга теләгем булды һәм этнографиягә якын булган социаль антропологиядән дә мастер дәрәҗәсенә казандым. Бу юнәлеш буенча мин үз тамырларымны төптәнрәк белергә теләдем һәм, шул уңайдан, татарлар турында тикшерү эшләрен башладым.

Озакламый бер җыентыкта мәкаләм дә чыкты. Ул Швеция татарларына багышланды. Икенче хезмәтем дә Швеция татарлары турында булды, ул 1985 елда Даниядә чыкты. Ул вакытта миндә безнең яктагы чыганаклар гына бар иде, Татарстанга чыкканым булмады. Шуңа күрә мин инглиз, француз, алман чыганакларына таянып, максатыма ирештем.

– Түркәр әфәнде, Татарстанга кайчан беренче тапкыр килдегез һәм ни өчен? Гөлүзә апа белән ничек таныштыгыз?

– Татарстанга 1993, 1995 елларда Швеция радиосы белән бергә килдем. Без радио өчен фольклор буенча материаллар җыйдык. Чаллыда, Тукай районы авылларында булдык. 20 сәгатьлек материал яздырдык. Мин радио хезмәткәре вазифасында радионың ярдәмчесе һәм тәрҗемәчесе вазифасында бер редактор белән бардым. Егерме сәгатьлек язмалар радиода 5-6 тапшыру булып чыкты. Шунда без “Болгар” дәүләт бию ансамбле чыгышын төшердек. Чыгыштан соң банкет оештырдылар һәм безне бер табынга утырттылар. Яныма Гөлүзә эләкте. Аның белән сөйләшеп киттек. Шулвакыт мин аның борынгы гарәп теленнән кергән алынма сүзләрне кулланып, чиста татар әдәби телендә сөйләшкәненә игътибар иттем. 

Швециядән алып кайткан бер күлмәк бар иде. Аны кире үзем белән йөртәсем килмәде. Тоттым да хуҗабикәмә Гөлүзәнең адресын биреп, шул күлмәкне тапшыруын сорап, аңа калдырдым. Аннан соң, Гөлүзә белән хат языша башладык.

Безне “Чаллы сиреннәре” кавыштырды

Кавышу тарихын Гөлүзә ханымнан да сөйләттем.

- Яр Чаллының “Болгар” дәүләт бию ансамблендә солист-вокалист булып эшләгән чак, 1995 елның җәе иде. Көннәрдән бер көнне безнең Энергетик мәдәният сараена Швеция радиосы хезмәткәрләре Матс Инерссон һәм тәрҗемәче Түркәр Соуккан килеп керделәр. Минем оркестрда башкарган җырларымны швед радиосы өчен яздырып алдылар. Шул җырлардан Ренат Гобәйдуллинның Мирһади Разов шигыренә язылган “Чаллы сиреннәре” дә бар иде. Безне “Чаллы сиреннәре” җыры кавыштырды дисәк тә була инде.

– Ничек итеп Швециягә китәргә карар кылдыгыз?

- Бер ел Түркәр белән хатлар язышып, бер-беребез белән якыннанрак таныштык. 1996 елның җәендә Түркәр мине кунакка чакырды. Мин кунакка Швециягә барасымны туганнарга, дусларга әйтеп тормадым, ә Санкт-Петербургка концертлар белән барабыз дидем. Бары тик апам белән бер дус кызым гына белделәр. Абыем: “Әйдә, шофер булып мине алыгыз”, - дигән иде. “Рәхмәт, абый, шоферыбыз бар инде”, - дидем.

Ә Швециядә бер айлап кунак булдым. Түркәр Стокгольм, бергә йөргән утрауларны, мине фотога төшереп бер альбом эшләп бирде. Чаллыга кайткач, җизнинең: “Карале, Санкт-Петербург шундыймыни соң ул? Латин хәрефләре белән язылган икән”, - дип, альбомны исе китеп карап утырганын хәтерлим.

Кыскасы: 1996 елның сентябрь аенда Түркәр мине сорарга килде һәм никахыбыз булды. Шулай, минем Чаллыда эшләрем гөрләп барганда (әле яңа гына “Килми калмам” дигән икенче кассетам да чыккан иде), барын да калдырып, киттем дә бардым.

Язмыштыр. Минем киткәнне күп кенә дуслар, коллегаларым да белми калды.

Бергә яши башлаганыбызга 22 ел хәзер, шөкер. Бу еллар шундый тиз узып китте, искитәрлек. Улыбыз Илханга 18 яшь, гимназиянең соңгы курсында укый. Бездә 12 ел укыйлар

Телнең нигезе – гаилә

– Түркәр әфәнде, ничә тел беләсез?

– Минем иң яхшы белгән телем – швед теле. Аннан кала инглиз, алман, француз, төрек, фин, татар телләрен беләм.

– Түркәр тел белүе турында сөйләргә яратмый. Санап үткән телләрдә ул сөйләшә ала, - ди Гөлүзә апа.

– Татар телен саклап калырга нәрсә ярдәм итте?

Син татар булып тугансың, ана телеңне хөрмәт итәсең икән, беренчеләрдән булып, гаиләңдә татар телендә сөйләшергә кирәк, ягъни баштан ук Тукай шигырьләре, әкиятләре, бишек җырлары белән, - ди Гөлүзә апа.

– Соңгы арада Татарстанда Милли университетны булдыру турында сүзләр йөри. Телне саклап калу өчен милли мәктәпләр, университетлар гына ярдәм итәме?

- Хәзер, телне саклап калырга кирәк, дип көрәшәбез. Университет, мәктәп телне камилләштерә – алар да бик кирәк. Милли аң булса, син сеңдерәсең икән, кеше үзеннән-үзе газеталар, китаплар, сүзлекләр табып, мәктәпкә бармыйча, татарчасын өйрәнә һәм аны баета ала. Мин шулай эшләдем. Рус теле заманында миңа кирәк булган иде, ләкин хәзер соң инде. Университетта укыган вакытта рус телен бер-ике тапкыр өйрәнә башлаган идем, яхшы барды. Миңа: “Сез рус телен яхшы үзләштерәсез”, - дип әйттеләр укытучы рус ханымнары. Тик миңа рус теле ошап бетмәде. Миңа француз, итальян телләре ошый, алар гаҗәп матур телләр, – ди Түркәр әфәнде.

– Түркәр әфәнде, татарлар Швециягә кайчан һәм ни сәбәпле күченә?

- Швециядә татар оешмасын күченеп килгән татарлар төзеде. Сугыш елларында Эстониядән качкын булып берничә татар гаиләләре күченә. Ул вакытта безнең гаилә Финляндиядә тора иде. Швециягә сугыштан соң күчендек. Безне андагы татарлар каршы алды. Алар минем әтине белә иделәр, чөнки әтием Финляндиядә 16 ел буена татарлар арасында яшәгән һәм укытучы булып та йөргән иде. Ул анда динне, телне, тарихны өйрәтте. Аны Финляндиянең татар җәмгыяте шундый хезмәткә алган иде. Әниемне дә төрекчәгә ул укыткан булган.

4-5 татар кешесе тоталар да Стокгольмда татар җәмгыятен оештырып җибәрәләр. Ул Швециянең “Төрек-ислам дини-мәдәни оешмасы” дип атала.

– Төрки түгелме?

– Юк, төрек. Ул оешмадагы бер абый: “Безне “сез – төрек” дип өйрәттеләр. Шуның өчен мин үземне төрек дип йөртәм”, - дип әйтте. Ләкин ул чип-чиста татар кешесе иде, Әхмәт Хәйретдин исемле абзый. Әтием һәрвакыт алар арасында укытып та, мулла булып та йөрде. Татар кешеләре белән үзара йөрештек. Мин дә шул милләттәшләр арасында йөрдем. Әтием әлеге оешма эчендәге мулла булды. Басмаларда үзен Швециянең беренче мулласы дип йөртәләр.

Күптән түгел бер белгеч Швециядә исламның тарихы турында китап чыгарды, “Швециядә ислам” дип атала. Миндә бик күп асыл чыганаклар бар иде. Шулай, үзебез турында төгәл мәгълүмат бирә алдым дип уйлыйм.

Ул вакытларда безнекеләр залларны арендага алып, шунда намаз укыр өчен җыела иделәр. Хәзер Стокгольмда манаралы мәчет бар. Аннан тыш, гыйбадәтханәләр бик күп. Башта Эстония һәм Финляндиядән күченеп килгән татарлар укмашып та тора иде. Инде Финляндиядән килгән элеккеге буын бармак белән санарлык кына калды.

– Шведлар татар милләте барлыгы турында беләме?

– Гомумән, халык турында сүз барса, белмиләр дип әйтер идем. Укымышлы кешеләр, филологлар, фән өлкәсендәге кешеләр генә белергә мөмкин. Бездә Зәйнәп апа бар иде. Аннан татарлар турында сораганнар да, ул никадәр аңлатырга тырышса да, беркем аңламаган. Иң ахырдан, “Чыңгыз хан” дип әйткән. Швед халкы Чыңгыз ханны да белеп бетерми бит, - диде Түркәр әфәнде.

– Мин Швециягә килгәч тә, эшләр белешү бүлегенә кердем. Сез кайдан дип сорагач, Татарстаннан дидем. Берничә тапкыр яңгырады. Киткәндә дә, Татарстанга барам, дип сөйләштем. Чыгып киткәндә миңа, “Пакистанда көннәрегез яхшы үтсен”, - дип әйтеп калды теге швед. Хәзер Казанны футбол чемпионаты белән ишеттеләр, беләләр. Чемпионат вакытында бер Швеция газетасында спорт турында зур мәкалә дә басылып чыкты. Әмма анда спорт кына түгел, татар милләте, аларның килеп чыгышы турында да язылды. Белгәнемчә, татар милләте турында бу газетада беренче мәкалә булды, - ди Гөлүзә апа.

– Швециядә татарлар күпме? Бергәләп җыеласызмы?

– Төгәл генә әйтеп булмый. Моннан сигез ел элек ата-анасы татар булган кешене санаган идем, 91 кеше таптым. Катнаш гаиләләр дә бар. Аларның балаларын да кертеп санасак, 150-200 булыр.

Безнең теркәлгән оешмабыз юк. Арендага бина алып, елына берничә тапкыр җыелабыз. Көзге, язгы очрашу, әдәби музыкаль кичә, Сабан туйларын уздырабыз.

"Салаватка бер абзый: “Үскәнем, син сөйләмә, җырла гына син”, - диде"

– Гөлүзә апа, Сез Чаллыда Салават Фәтхетдинов белән бергә сәхнәдә җырлый башлаган кеше. Ул елларны да искә алып китсәгез иде...

– Мин 1985-1990 елларда Вәсим Әхмәтшин җитәкчелегендәге “Нократ” вокаль-инструменталь ансамблендә җырладым. Ә Вәсим Василович белән Салават Казанда Мәдәният институтында читтән торып уку бүлегендә бергә укыдылар. Шул елларда, без Камал театрларында “Нократ” белән концертларыбызны куйганда, Салават карарга килә иде. Алып баручыбыз бәби көтү сәбәпле, Вәсим Вәсилович Салаватны безгә алып баручы буларак чакырды. Шулай итеп, Салават безнең ансамбльгә алып баручы булып килде. Концертны юмор белән алып барган арада Фирзәр Мортазинның бер-ике җырын да җырлап ала иде. Халык аны бик яхшы кабул итте. Хәтерлим, бер авылда бер абзый концерт барышында торып басты да: “Үскәнем, син сөйләмә, җырла гына син!” - диде.

1989 елда без Бөтенсоюз күләмендә үткән Татар җыры конкурсына бардык. Без “Нократ” ансамбле белән, ә Салават аерым җырчы буларак катнаштык. “Нократ” та, Салават та лауреат исемнәрен алып кайтты.

Кайткач, озак та үтмәде, Салават үзенең концерт бригадасын оештырды: мине, баянчы Шәфәгать Салихов һәм Габидулла Хөрмәтуллинны чакырды. Ул чакта “Нократ” ансамблебез таралып килә иде. Шулай итеп, без дүртәү 1990 елның гыйнвар аенда инде Салават Фәтхетдинов җитәкләгән бер концерт бригадасы булып концертларыбызны куя башладык.

Беренче концерт программабыз “Уникеләр тулганчы, дуслар күңеле булганчы” дип атала иде. Шулай әкренләп айлар буе авыл, шәһәрләрдә, Башкортстан һ.б. республикаларда концерт куйганнан соң, шул ук 1990 елның август аенда, Аллага тапшырып, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына юл тоттык. Ул чорда, театрның директоры Шамил Закиров (урыны оҗмахта булсын) безне бик җылы каршы алды, төрле яктан ярдәм күрсәтте.

Башта концертларыбызда халык ярты заллап иде, аннан соң шулай бер атналап куйгач, ниһаять, театр залы тулды, хәтта буш урын да калмый башлады. Аннан соң, кышын Казанның төрле мәдәният сарайларында шыгрым тулы залда концертлар куйдык. Ә Спорт сараенда концерт куйганда тагын бер баянчы – Рөстәм Хәйруллинны да чакырдык. Спорт сарае да тулган иде бит, ис китәрлек.

Минем өчен, Салават белән бергә эшләгән еллар бик тә күңелле, истәлеклe чорлар булып күңелгә кереп калды дисәм, дөрес булыр.

– Салаватны халык ничек үз итте дип уйлыйсыз?

– Алда әйткәнемчә, тамашачы Салаватны беренче концертларыбыздан ук үз итте, яратты. Ул беркемне дә эзләп йөрмәде, киресенчә, аның үзен эзләп табалар иде. Салаватның бит үзенә тартып торучы ниндидер сихри көче, “магниты” бар. Тумыштан Ходай биргән таланты, моның өстенә ул бик тырыш, максатчан, үҗәт. Түркәр инде беренче концертын карагач ук аңа “Мистер Харизма” кушаматын такты.

Август айлары, белгәнегезчә, Казанда “Салават ае”. Мин дә, гаиләм белән Казанга кайткач, Салаватны күрмичә китмәдек, әлбәттә. Салават безгә юбилей концертына чакыру билетлары бирде. Сәхнәгә менгәч, 90 елларда бергә эшләгән чакларны кызык итеп бергәләп искә алдык. Безне шулай җылы каршы алганы, сый-хөрмәтләре өчен рәхмәт үзенә! Исән-сау булып, халкыбызны тагын да шулай озак еллар үзенең җыр-моңнары белән сөендереп, шатландырып, уйландырып, моңландырып яшәргә насыйп булсын аңа.

– Гөлүзә апа, социаль челтәрләрдә еш кына Сезнең авторлыкта булган җырларны очратам. Кайчаннан бирле көйләр язасыз?

– Үзем беренче тапкыр 2006 елда җыр яза башладым. Чаллыда яшәп эшләгән чорларда Чаллы халык театрында Энҗе апа һәм Гамир абый белән театрда бергә уйнарга туры килде. Гамир абый һәм Энҗе апа икесе дә шигырьләр яза иде. Чаллыга кунакка кайткач, Энҗе апа үзләренең шигырьләре кергән китабын миңа бүләк итте. Беренче язган җырым Гамир абыйның авырып ятканда Энҗе апага багышлап иҗат ителгән “Каласың” дигән шигыренә булды. Шигырь юллары мине бик тетрәндерде. ” Тәкъдиргә язгандыр, гомерләр узгандыр, Ходайдан артыгын сорама”, - дигән юллар бар. “Сиңа”, “Куш йөрәк” дигән җырлар да Гамир Гайфетдинов сүзләре. Энҗе апа сүзләренә “Яшьлекне сагыну”, “Ялгызларга кырын карамагыз” дигән җырларым бар. 

2007 елда “Җиде йолдыз” Халыкара телевизион җыр фестивалендә катнашкан идем. Шуннан кайтканда киоскка туктадым да, Чаллыга кайтканда автобуста укып кайтырмын дип, газеталар алдым. Карасам, шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың бик матур шигырьләрен бастырганнар. Шуннан бигрәк тә берсе күңелемә хуш килде – “Кардәшлекне саклыйк йөрәктә” дип атала. Нәкъ миңа багышлап язылган кебек тоелды. “Очрашабыз хәзер сирәк кенә, эчәр сулар читтә булганга, авылым кешеләре җанга дәва, сагынулардан күңел тулганда”. Шулай итеп, бу шигырьгә көй туды. “Сагыну”, “Бергә чакның кадерләрен белик” дигән җырларның сүзләре дә Сания Әхмәтҗанованыкы.

Чаллыда яшәп иҗат итүче журналист, якташым Рәзинә Насыйбуллина белән дә иҗат итәм. “Сине яратканга күрә” (“Язмышым син”), “Син ашыктың, мин соңладым”, “Кышкы иртә” җырлары. Чаллыда бергә эшләгән коллегам, мәдәният хезмәткәре, язучы Зөләйха Минһаҗева сүзләренә язган “Чәк-чәк” җырым да бар.

Җырларымны Салават, Габидулла Хөрмәтуллин, Равил Галиевлар башкара.

Соңгы елларда бер җыр да язмадым, илһам җитмәгәндер... Былтыр көзен безгә Стокгольмга язучы, шагыйрь Ленар Шәех килде. Аның белән очрашып, таныштык, ул үзенең китапларын бүләк итте. Шигырьләрен укыдым һәм “Яратам, яратам” дигән шигырен уку белән күңелдә вальс көе яңгырады.

Әле менә бу көннәрдә Чаллыда Габидулла Хөрмәтуллинның “Хөрмәт” студиясендә шул яңа җырымны яздырып килдем. Көйне бик талантлы музыкант, Чаллы егете Марат Вәлиев эшкәртте, яздырды. Бу җырымны беренче карлар ява башлагач, социаль челтәрләр аша тамашачыга яңгыратырмын дип уйлыйм.

– “Чаллы сирeннәре” җыры кайдан килеп эләкте соң Сезгә?

– 1990 елларда“Чаллы сирeннәре”н Ринат Гобәйдуллин Мирһади Разов сүзләренә язды, ул вакытта мин КамАЗ мәдәният сараенда Ренат Шәрипович җитәкләгән “Сердәш” ансамблендә җырлый идем. Бу җырны автор Ренат абыйның үзеннән кала мин беренче булып җырладым. “Болгар” бию ансамблендә эшләгәндә оркестрга кушылып та җырлый идем. Хәзер дә иң яратып җырлаган җырларымның берсе. Ренат Шәрипович белән мин 1985 елларда Тукай районы мәдәният бүлегендә эшләгән чорларда ук таныш идем. Агитбригадалар белән басу-кырларда йөрдек, бергәләп авыл бәйрәмнәрен уздырдык, Татарстан, Башкортстан, башка республикаларда, шәһәрләр, авылларда күп концертлар куйдык. Бик кызганыч, ул арабыздан яшьли китеп барды. Мәрхәмәтле, ярдәмчел талант иясе, бик тә яраткан Ренат абыебыз, рухы шат булсын.

– Гөлүзә апа, туган якларга кайту нәрсә бирә Сезгә?

– Бик күп нәрсә бирә. “Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил” диләр бит. Ул шулай. Әти-әнием, туганнарым, кардәшләр-авылдашларым белән күрешү, очрашу, басу кырларыбызда йөреп, туган якның иркен һавасын сулау миңа рәхәтлек, көч-куәт бирә. Шул ук вакытта, дуслар-коллегаларым белән очрашып, үземнең янга җырларымны да яздырып, рухи азык алып китәм.



"Чаллы сиреньнәре". Мирһади Разов сүзләре, Ринат Гобәйдуллин көе.



 "Сагыну". Сания Әхмәтҗанова шигыре, Гөлүзә Зиатдинова көе.

 

Салават Фәтхетдинов "Кайтам авылыма" җырын башкара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100