Туксанынчы елларда бик популяр булган татар җырчысын таныйсызмы?
Ул бу көннәрдә чит илдән Казанга кунакка кайткан.
Бүген ул җырчы Айгөл Бариева белән Казан урамнарын әйләнгән һәм иң популяр җырын җырлаган. Тыңлап карагыз, сез, һичшиксез, аны танырсыз.
Әйе, ул - Гөлүзә Зыятдинова. Чаллы сандугачы. Моннан 23 ел элек Гөлүзә Зыятдинова Татарстаннан Швециягә күченеп китте һәм анда татар мәхәлләсе вәкиле Түркәр әфәндегә кияүгә чыкты. Бу җәйдә пар Казанга кунакка кайткан.
Айгөл Бариева урнаштырган бу пост астында күпләр Гөлүзә ханымны тануларын язалар. "Без бу җырчы җырлап үстек" дип исләренә төшерәләр.