Туклыклы салат рецепты
Әлеге салатны әзерләргә 15 минут вакыт җитә.
Кирәкле ингредиентлар:
1 банка кызыл фасоль
250 грамм сыер ите
1 суган
1 кызыл борыч
ярты ачы борыч
2-3 тырнак сарымсак
50 грамм әстерхан чикләвеге
петрушка, укроп яисә кинза
зәйтүн мае
тоз, борыч
Суганны ярымтүгәрәк, борычны озынча, итне шакмаклап, сарымсакны һәм ачы борычны вак итеп турарга кирәк. Фасольнең суын түгеп, юарга. Чикләвекне бераз кыздырып алырга була. Барысын бергә кушабыз, тәменчә тоз, борыч өстибез, зәйтүн мае салып болгатабыз.