Туклыклы салат (рецепт)
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан туклыклы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: пешкән тавык түше, пекин кәбестәсе, помидор, сыр, сыр тәме килгән кириешки, сарымсак, майонез, тоз.
Ингредиентларны шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга, тәменчә тоз сибәргә, сарымсак сытарга һәм майонез салып болгатырга.