Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукайга һәйкәл, бизнес-форум, күргәзмәләр һәм концертлар: Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ничек узачак

17 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәре башланачак. Мондый масштабтагы соңгы чара 1988 елда, ягъни 31 ел элек узган булган. Ул күрше төбәкләрнең барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек өчен үсеш нигезе булыр дип көтелә. Булачак тантананың үзенчәлекләре турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин сөйләде.

news_top_970_100
Тукайга һәйкәл, бизнес-форум, күргәзмәләр һәм концертлар: Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ничек узачак

- Хәерле көн! Тиздән Башкортстанда Татарстан көннәре башланачак. Тантана алдыннан бәйрәм программасы турында сөйләсәгез иде. Һәм аны әзерләүдә сез ничек катнашасыз?

- Татарстан көннәре Башкортстанның 100 еллыгына багышлана. Без бу концепция белән узган ел шөгыльләнә башладык. Әлеге концепцияне узган елның апрелендә әзерли башлаган идек. Бу инициатива белән үзебезнең республика җитәкчелегенә чыктык. Соңрак аны Башкортстанда да хупладылар.

Бу ике еллык концепция. Беренче елда Башкортстанда Татарстан көннәре узачак. Ә киләсе елга инде, Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Татарстанда Башкортстан көннәре үткәреләчәк. Моны республиканың туган көненә бүләк дияргә дә була.

Без чаралар планын җентекләп әзерли башлагач, бары тик мәдәни чаралар уздыру гына җитәрлек булмаячагын аңладык. Без анда спортны да һәм төп юнәлеш буларак бизнесны да өстәргә карар кылдык. Россия өчен тышкы вазгыятьнең катлаулы чорында без Россия Президенты әйткән принципка таянабыз: көчле төбәкләр – көчле ил. Һәм ике республика арасындагы эшмәкәрләрнең тыгыз элемтәсе ярдәмендә, безнең көчебез арта гына. Тәҗрибә белән уртаклашачакбыз, бер-беребезгә ярдәм итәчәкбез һәм уртак проектларны тормышка ашырачакбыз.

- Чаралар кайчан башланачак?

- Чаралар 17 апрельдә башлана һәм ике көн дәвам итә. Башкортстанга Татарстаннан якынча 500 кешедән торган зур делегация киләчәк. Мондый зур делегация анда беренче тапкыр бара. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк. Аның белән тагын республиканың биш вице-премьеры, министрлар киләчәк. Дәүләт комитеты җитәкчеләре, Дәүләт Советы вәкилләре, шулай ук төрле фонд, ассоциация һәм оешма җитәкчеләре дә булачак.

Сүз уңаеннан, Башкортстанда Татарстан көннәре дә бик күптәннән – 31 ел элек, 1988 елда булган.

- Хәзерге һәм совет чорында булган бәйрәмнәр арасында нинди төп аермалар бар?

- Бу концепциянең ике еллык булуы - төп аерма. Ул ике республиканың да 100 еллыгына багышланган. Шуңа күрә, Башкортстанда Татарстан көннәре быел Уфада узачак һәм шул ук форматта 2020 елда Казанда булачак. Әгәр форматның аермасы турында сөйләсәк, программада беренче тапкыр бизнес-форум барлыкка килде. Элек мондый әйбер юк иде. Форумның пленар өлешендә төрле тармаклар буенча берничә килешүгә кул кую планлаштырыла. Соңыннан сигез юнәлеш буенча түгәрәк өстәлләр узачак. Болар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, кече бизнес, туризм, яшьләр сәясәте һәм архив эше.

Мондый мәйданчыклар тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек өчен, ике республиканың бизнес вәкилләрен бер урынга җыярга мөмкинлек бирә. Анда ике республиканың да җитәкчеләре булачак. Бу эшмәкәрләрнең инициативаларын тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итәчәк һәм аларга өстәмә ярдәм бирәчәк. Хәзер без республикаара зур проектлар да эшлибез, безнең барысы да килеп чыгар дип өметләнәм.

Бу бизнес-форум алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе елга без мондый чараны Татарстанда Башкортстан көннәре кысаларында уздырачакбыз. Хәзерге бизнес-мәйданчыкның эш тәҗрибәсен исәпкә алып, ул вакытка бу форматны эшләп бетерә алачакбыз. Без бер ел эчендә ниләр эшләнгәнен караячакбыз һәм нинди дә булса яңалыклар өстәячәкбез.

Моннан тыш, форумда икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында республикаара килешү яңартылачак. Ул соңгы тапкыр 2010 елда имзаланган булган.

Форумнан соң без йомгаклау конференциясен җыярга планлаштырабыз, ягъни кем белән кем килешкән, барлык юнәлешләр буенча төрле тәкъдимнәр каралачак. Һәм әлеге мәгълүматларны без республикалар арасындагы 3 еллык чаралар планына кертәбез. Бу эшмәкәрләр һәм хакимият вәкилләре өчен үзенә күрә “юл картасы” булачак. Бу бизнес эшен шактый җиңеләйтәчәк. Чөнки конкрет компанияләр язылган һәм ике республика җитәкчеләренең куллары куелган стратегик документ булганда, хакимият органнары яки республикаара дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булачак.

- Ике республиканың халыклары арасында тыгыз мәдәни багланышлар бар. Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында нинди мәдәни чаралар планлаштырыла?

- ГКЗ “Башкортстан”да күргәзмә булачак – бу аларның иң зур залы. Анда һөнәрчеләрнең хезмәтләре күрсәтеләчәк, дефиле, архив чаралары узачак. Шуннан соң, Татарстан сәнгать осталарының 1,5 сәгатьлек зур концерты узачак. Бу моңарчы булмаган, бик матур, масштаблы шоу булачак.

Ә аннан соң республика җитәкчеләре башкорт шәхесләрен бүләкләячәк. Без дә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырачакбыз, ә алар үзләренең бүләкләрен бирәчәк. Соңыннан спорт чарасы – хоккей матчы узачак. Татарстан делегациясенең 200дән артык вәкиле безнең ветераннар командасы өчен җан атарга киләчәк.

Беренче көнне татар иҗтимагый оешмалары белән очрашу да планлаштырылган. Аны Рөстәм Нургалиевич һәм Радий Фәритович уздырачак. Алар киң составта татар активы белән очрашачак, Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше җыелачак.

- Узган әңгәмәләрнең берсендә, сез Уфада Тукайга һәйкәл ачылачагы турында телгә алган идегез. Әлеге проект буенча эш нинди этапта? Ул нинди акчаларга төзелә?

- Бу Уфада Тукайга ачылачак беренче һәйкәл. Ул чараларның икенче көнендә, иртән ачылачак. Һәйкәл үзе тора инде, аны шушы көннәрдә генә урнаштырдылар. Башта проект белән берничә ел иҗтимагый оешмалар шөгыльләнде. Ләкин аларның төрле кыенлыклар килеп чыкты һәм монументны һич кенә дә төгәлли алмадылар.

Ниһаять, Башкортстан башлыгы администрациясе ярдәме белән боз кузгалды. Һәйкәлне быелның ахырында ачу планлаштырылган иде. Әмма уртак тырышлыклар белән аны нәкъ Башкортстанда узачак Татарстан көннәренә өлгертә алдык.

Бу шактый җитди һәйкәл – аның фундаметны гына да 7 метрлы. Ә постамент белән бергә гомуми биеклеге 8 метр. Постамент граниттан, ә һәйкәл бронзадан эшләнгән.

Проектны тормышка ашыру өчен акчаларны Башкортстан бүлеп бирде. Килешү эшләре бик тиз булды, эшкә яхшы подрядчылар җәлеп ителде. Моның өчен без бик рәхмәтле.

Хәзер аның тирә-ягын төзекләндерү, матурлау эшләре бара, алар җәй көне дәвам итәчәк. Һәйкәл урнаштырылган, “Нур” татар театрына илтә торган юл тулысынча үзгәрәчәк. Анда кечкенә аллея булдыру да планлаштырыла. Һәйкәлне шагыйрьнең туган көненә бер атна кала ачу да символик мәгънәгә ия. Бу шәһәр халкын үзенә тартып торган урын булачак.

- Тантаналарның икенче көнендә тагын нинди чаралар узачак?

- Алда телгә алынган бизнес-форумны ачу һәм түгәрәк өстәлләр булачак. Соңыннан күргәзмә ачылачак. Аның алдыннан башкорт милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәленә тантаналы төстә чәчәкләр салыначак. Татарстан бу күргәзмәгә безнең республикада җитештерелгән товарларның зур экспозициясен алып киләчәк. Бу вертолетлар, тракторлар, КАМАЗ автомобильләре. Шулай ук без интерактив форматта ике республика оешмаларының уртак проектларын, ике республиканың икътисади һәм туристик потенциалын күрсәтәчәкбез.

Экспозициянең бер стенды турында аерым әйтәсем килә. Татар-башкорт уртак компаниясе турында сүз бара. Аның җитәкчесе берничә ел элек авариягә очраган кешегә ярдәм итә. Табибларның “син аякларыңа башка баса алмаячаксың” дигән сүзләренә дә карамастан, ул эшли, шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә, тренажер уйлап чыгара һәм үзе дә шуның ярдәменә тернәкләнә. Хәзер ул таякка таянып булса да йөри. Ул мине шушы проектта катнашучы белән таныштырды. Һәм без ике республика дәрәҗәсендә бу эшне бергәләп үстерергә дигән карарга килдек.

Бу проект та күргәзмәдә күрсәтеләчәк. “Татнефть” бу тренажерлар өчен грант бүлеп бирде. Тренажерларга комплектны Башкортстанның Белорет спорт җиһазлары заводы эшли. Җыелган 15 эшләнмә Баулыдагы реабилитация үзәгенә тапшырылачак.

Мин инде Баулы администрациясе белән сөйләштем. Үзәкнең үзенең зур бинасы барлыкка килергә тиеш. Анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен реабилитация үзәге булачак. Авыр имгәнүләр алган кешеләр бу үзәктә тернәкләнә алачак.

Казанда һәм Уфада ике республика ярдәме белән реабилитация үзәкләре ачу, безнең идеянең асылы. Һәм алга таба бу тәҗрибәне бөтен ил буенча таратырга мөмкин булачак. Менә шундый кызыклы социаль проект һәм кешеләргә ярдәм итү өчен ике республиканың бизнес хезмәттәшлеге үрнәге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100