Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай, Салават Фәтхетдинов һәм Алсу Сафинаны биш меңгә сатып алып ашарга була

Казан, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендә таралган Inari компаниясе Татарстанның танылган шәхесләрен «сата» башлаган.

news_top_970_100
Тукай, Салават Фәтхетдинов һәм Алсу Сафинаны биш меңгә сатып алып ашарга була

Inari компаниясе Татарстанның танылган шәхесләре сурәтләре төшерелгән пицца сата башлады. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Салават Фәтхетдинов, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Алсу төшкән сурәтләр белән заказ бирергә була.

«Мондый пиццаны пешерергә безне Италиянең шеф-повары Доменико Кролла илһамландырды», — дип сөйләде «Интертат»ка компаниянең җитәкчесе Альберт Гайнетдинов.

Пиццада төшерелгән шәхесләрнең йөзләрен компаниянең эшчеләре арасында үткән сораштыру нәтиҗәсендә сайланганнар. Пиццада да милли тематиканы чагылдырырга теләгәннәр.

«Камыр ризыгының бәясе — биш мең, чөнки аны пешерү бик авыр һәм катлаулы эш, рәссам эше сыман. Пицца камырдан, сыр һәм соустан тора. Аны автомат машина ясамый, барлык башкарыла торган эшләр — кул эше», — дип аңлатты бәянең арзан булмавын Альберт Гайнетдинов.

Тиздән Татарстанның башка танылган шәхесләренең сурәтләре төшерелгән пиццалар да пешерү ниятләнә. Аларны заказга гына ясатып алып булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100