Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында һәлакәт: 77 яшьлек ханым үлгән, ике кеше табиблар кулында

Тукай районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Авария Боровецк урманында “Весна-2” бакчачылык җәмгыяте ягына таба юлда килеп чыга. Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак була, тагын ике кеше госпитализацияләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_top_970_100
Тукай районында һәлакәт: 77 яшьлек ханым үлгән, ике кеше табиблар кулында


Авария турында хәбәр бүген иртән ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 бердәм номерына килеп ирешә. Боровецк урманында “Весна-2” бакчачылык җәмгыяте ягына таба юлда Мәскәү номерлары белән “Ока” һәм “Мерседес GL” автомобильләре бәрелешә. Фаҗига урынында табиблар, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләгән.


Һәлакәт нәтиҗәсендә, 39 яшьлек ир-атның сул беләге сына. 26 яшьлек кыз баш мие җәрәхәте ала. Зыян күрүчеләр икесе дә хастаханәгә озатыла. 77 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Махсус гидравлик корал ярдәмендә, янгын сүндерүчеләр җимерек машинадан мәрхүмәнең гәүдәсен чыгарып, транспорт чаралары аккумуляторларын сүндерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100