Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында кулга алулар: районның элекке башлыгы Васил Хаҗиев һәм РОВД җитәкчесе кулга алынды

Җинаять эшендә Кнәз авылы җирлегендәге гомуми мәйданы 11 гектар булган сигез җир кишәрлеге карала.

news_top_970_100
Тукай районында кулга алулар: районның элекке башлыгы Васил Хаҗиев һәм РОВД җитәкчесе кулга алынды

Яр Чаллыда Тукай районының экс-башлыгы Васил Хаҗиев кулга алынды. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Чаллыда массакүләм тентүләр узды. Россия Тикшерү комитетының Чаллы бүлекчәсе мошенниклык буенча җинаять эше ачты. Монда Тукай районындагы җир кишәрлекләре белән бәйле махинацияләр турында сүз бара. Җинаять эшендә Кнәз авыл җирлегенә керүче, гомуми мәйданы 11 гектар булган сигез җир кишәрлеге карала. Җир участокларының законсыз рәвештә бүленүе турында хәбәр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрылыгыннан килгән, дип хәбәр итте чыганак.

Хәзерге вакытта сигез кешедә тентү үткәрелгән, шул исәптән Тукай районының элекке башлыгы Васил Хаҗиевтә һәм Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе экс-җитәкчесе Фәйзулла Хөсниевтә. Җинаять эше фигурантларын тикшерү комитетына алып киләчәкләр. Хәзер Васил Хаҗиевнең кулга алынуы билгеле булды.

Васил Хаҗиев 1993-1997 елларда Тукай районы администрациясен җиткәләгән. Аннан соң җиде ел Чаллы элеваторы җитәкчесе булган. 2006 елда Яр Чаллыда Комсомол районы башкарма комитеты җитәкчесе булып билгеләнде. 2010-2017 елларда Тукай районы башлыгы булып эшләде.

Белешмә:


Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элекке башлыгы Фәйзулла Хөсниевнең өендә дә тентү узды
 
Тикшерү-оператив төркеме Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең элекке башлыгы Фәйзулла Хөсниев өендә дә эшли. 
 
Автошәһәрдә соңгы елларда күзәтелгән “җир сугышлары” процессында хокук саклау органнары вәкилләренең гаепләнүче буларак, җинаять эшенә җәлеп ителгәне булмаган иде. Ләкин Тукай районы башкарма комитеты экс-җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевкә, УК “Электротехника” ның элекке учредителе Айрат Мәрдәншинга һәм ГК “Еврогрупп” юристы Альберт Хәлиуллинга карата җәза билгеләгәндә, суд залында тикшерүче алар артында полиция чинындагы, кем икәне билгесез кешеләр торуы турында белдергән иде. 
 
Фәйзулла Хөсниев Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә 2003 – 2013 елларда җитәкче булып эшләде. Шәһәр тарихында бу криминал белән бәйле авыр вакытлар булды. Хөсниев, бөтен илгә яңгыраган “29 комплекс”, «Тагирьяновские», «Боксёры» һәм Россиядә тыелган «Исламский джамаат» криминал оешмаларын таратуны һәм юкка чыгаруны җитәкләгән кешеләрнең берсе булып санала.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100