news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында өч яшьлек кыз үлгән өчен, табибтан ике миллион таләп итәләр

Педиатрны өч елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top
Тукай районында өч яшьлек кыз үлгән өчен, табибтан ике миллион таләп итәләр

Татарстанның Тукай районында өч яшьлек кыз бала үлгәннән соң, ата белән ана табибтан ике миллион таләп итә. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 13 июньдә табиб нәни кызга хаталы диагноз куя һәм дөрес булмаган дәвалау чаралары билгели.

Шуннан соң ике тәүлек узгач, бала пневмониядән үлә. Кискен респиратор инфекция нәтиҗәсендә балада үпкә ялкынсынуы — пневмония барлыкка килә.

Әлеге вакыйдан соң җинаять эше ачыла. Табибны "Һөнәри вазифасын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә ялгышлык белән үлемгә китерү" маддәсе буенча гаеплиләр.

Педиатр үзе исә гаебен танымый. Аны өч елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар