news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында өч яшьлек баланы эт тешләгән

Бу хәл Новотроицкое авылында булган.

news_top
Тукай районында өч яшьлек баланы эт тешләгән

3 февральдә Руслан Шакиров, өч яшьлек улы Мусаны ияртеп, капка төбен көрәргә чыга, дип яза «Шәһри Чаллы». Трактор көткән арада балага урамнан килүче ике этнең берсе ташлана. Эт малайның борынын тешли. Аннары әти кешедән куркып кача. 

Баланы тиз арада Кама балалар медицина үзәгенә алып килеп, операция ясыйлар, яраны тегәләр. Хәзер малай хастаханәдә әтисе белән ята. Әнисе яшь бала белән өйдә. 

Руслан Шакиров «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә: «Операция уңышлы узды, бала исән булгач, тынычландык инде», — диде. 

Авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова ата-анадан гафу үтенгән, ярдәм тәкъдим иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар