news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында 72 яшьлек бабай хатынын чүкеч белән кыйнап үтергән

Аерылышкан хатынын үтергән 72 яшьлек Габдулла Сәләховны 7,5 елга төрмәгә озаталар.

news_top
Тукай районында 72 яшьлек бабай хатынын чүкеч белән кыйнап үтергән

Татарстанның Тукай районындагы Круглое поле авылында фаҗига була. 72 яшьлек Габдулла Сәләхов 71 яшьлек элеккеге хатынын үтерә. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аерылышканнан соң, элеккеге ир белән хатын мал бүлешә. Хатынга «Газель» машинасы кала. Ул машинаны сата. Тик «Газель» ватыла. Шуннан соң хатын Сәләховны гаепли, машинаны ул ваткан дип шикләнә. 

17 июльдә  машина аркасында чыккан талаш фаҗига белән тәмамлана. Бер мизгелдә пенсионер хатын Сәләховка чүкеч белән кизәнә, үтерү белән куркыта. Ләкин Сәләхов чүкечне тартып ала һәм кыйный башлый.  Ул элеккеге хатынының башына кимендә 19 тапкыр, аяк-кулларына кимендә 26 тапкыр суга. Шуннан соң хатын җан бирә. 

Хатынны үтергәннән соң, пенсионер карт туганнарына шалтырата һәм полиция чакыруны сорый.

72 яшьлек Габдулла Сәләховны моңа кадәр дә хатынына карата көч куллануда, үтерергә маташуда гаепләп җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар. Хатынын үтергәч, кабат җинаять эше ачылган. Суд бу ирне 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар