Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тукай премиясен алырлык олы шәхес иде..." Башкортстанда шагыйрь Рим Идиятуллинны соңгы юлга озаттылар

Бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рим Идиятуллин вафат булды. "Татар-информ" Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре һәм журналисты турында замандашлары әйткән фикерләрне барлады.

news_top_970_100
"Тукай премиясен алырлык олы шәхес иде..." Башкортстанда шагыйрь Рим Идиятуллинны соңгы юлга озаттылар

"Беркайчан бүләкләр сорап йөрмәде"

“Рим Идиятуллин Тукай премиясенә лаек шагыйрь. Беркайчан бүләкләр сорап йөрмәде, биргәненә канәгать булды. Һади Такташ премиясен алды. Башкортстан шагыйре өчен Татарстан премиясен алу иң зур бүләк. Әмма Казанда яшәп иҗат иткән булса, бәлки Тукай премиясен дә алган булыр иде", – дип сөйләде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.

“Без якташлар, яшь чактан дус булдык. Минем туган авылга кунакка бик еш кайта идек. Бик күп очрашулар, шигърият турында сөйләшүләр булды. Хатлар алыша идек. Рим Идиятуллин көчле, чын шагыйрь иде. Сәнгать, фикер ягыннан да безнең шигърияткә керткән өлеше бик зур. Аның үз моңы, алымнары, образлары. Берсенә дә охшамаган шигърият. Аның укытучысы Әнгам Атнабаев беренче шигырьләреннән үк ул аңа үзенең фатихасын биргән, хәерле юл теләгән. Гомер буе “Кызыл таң”да эшләде. Бөтен материаллар, әдәби әсәрләр аның кулы аша үтте. Бик күп яшьләр аңа рәхмәтле. Эшләгәндә үзеннән соң килгән татар шагыйрьләренә, язучыларына ярдәм итте. Принципиаль, үз сүзле шагыйрь. Мин аны бик хөрмәт итәм. Бик зур югалту. Соңгы арада сәламәтлеге какшау аркасында барлык чараларда да катнаша алмады. Ләкин шулай да бик мөһим чараларны калдырмады”.

"Әнгам Атнабаевның дәвамчысы"

“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов: “Рим Идиятуллин гомер буе “Кызыл таң”да эшләде. Шәп журналист, шәп кеше, шәп шагыйрь. Үткен каләмле публицист. Яшь буын журналистларына дәрес бирердәй публицистика аңарда. Ул Әнгам Атнабаевның укучысы, аның шагыйрь буларак дәвамчысы. Ул Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Заманында журналистика өлкәсенең иң югары дәрәҗәле бүләк алган олы хөрмәткә лаек кеше”. 

"Рухи ягыбызны кайгыртсак, матди яктан да рәткә керер идек"

“Ул олы шәхес, журналист һәм талантлы шагыйрь иде, - дип бәяләде БДУның филология фәннәре кандидаты, доцент Рәүф Идрисов. - Вөҗданлы, намуслы, тәрбияле кеше иде. Гомер буе иманына, иленә, халкына тугры булды. Тормышында һәм иҗатында үз кыйбласына тугры булып калган халыкның данлыклы улы иде.

Рим Идиятуллин соңгы арада фәлсәфи темаларга күп язды. Аны халык язмышы борчыды, киләчәкне кайгыртты. Заманны чагыштырып, тормышка ашмаган яшьлек хыялларын да шигъри юлларга салды. Гади шигырьләр язмый иде ул. Дәрдмәндкә тиңләрлек. Аларны ачып, иркенләп, аңларга тырышып укырга кирәк. Рухи ягыбызны кайгыртсак, матди яктан да рәткә керер идек, дип сөйли иде ул. 

Бүгенге көндә язучыларның иҗатын бәяләү борчу тудыра. Заманында язучы өчен мөмкинчелекләр күбрәк иде. Ул популяр җырлар авторы булмады. Әмма Рим Идиятуллинның иҗаты халык күңелендә мәңге яшәячәк. Кешенең иҗатын исән чагында күрә һәм вакытында бәя бирә белсәк иде...”

"Башкортстан һәм Татарстанны бәйләп торган бер күпер" 

“Рим Идиятуллин дөньяда бик яхшы кеше, шагыйрь буларак та бик көчле булды. Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ белән бик тыгыз бәйләнештә иде. Ул Башкортстан һәм Татарстанны бәйләп торган бер күпер. Шагыйрь халык өчен яза. Китаплары, мәкаләләре белән укучыларын тәрбияләде. “Казан утлары”нда да бик еш чыкты. Шагыйрь булып туды ул, шагыйрь булып вафат булды... Рим Идиятуллин дигән шагыйрьне халык белә, димәк ул бар һәм булачак. Ходайга, үзенең язмышына беркайчан зарланмады. Уен-көлке диде, шат күңелле, кунакчыл кеше иде” – дип сөйләде “Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. “Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренә ничек ярдәм итәр идегез?” дигән сорауга Данил Хабибрахман улы җавап бирмәде. 

"Бабич, Туфан, Кудашларның карашлары эленеп калгандыр"

“Без Рим белән күрше авылларда яши идек. 60 еллап якын дус, фикердәш булып яшәдек. Бик үзенчәлекле, талантлы, бөтен авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән шагыйрь һәм шәхес иде. Ходай язмышын алдан язгандыр инде. Ул 1940нчы елгы, әтисе сугышта үлә, авылда үсеп, Уфада "Галия" мәдрәсәсе бинасында урнашкан 15нче татар мәктәбендә укый. Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудашлар укыган изге бинада белем ала. Шушы шагыйрьләрнең васыятьләре, сүзләре, карашлары аңа эленеп калгандыр. Башкортстанда яшәүче татар милләтен кайгыртучы искиткеч шагыйрь иде. 4 китабы чыкты. 

Кичә генә “Казан утлары”нда шигырьләрен укыдым. “Дөньялыкта алган сәфәрем” шигырен үлем, мәңгелек сорауларга җавап эзләп язган. Бу иң соңгы шигырьләренең берсе, үзе генә белмәгән... Нәкъ үзенчә, беркем әйтә алмаслык итеп язган ул аны. Соңгы елларда аның иҗаты бик танылды, зурланды. Һади Такташ премиясе - абруйлы премия. Башкортстан татар конгрессы белән берлектә Тукай премиясенә тәкъдим итәргә уйлый идек. Ул шундый лаеклы бүләкләр алырга тиеш шагыйрь иде. Бик күп кешеләрне үстерде, алар белән бергә үзе дә үсте. Элек “Беренче карлыгачлар” дигән күмәк китап бастырыла иде. Үзенең шигырьләренә кереш итеп: “Мәхәббәтле Казан, мәрхәмәтле бул” дип язды. Мәрхәмәтле булдымы-юкмы, әмма барыбер югалып калмады”, - дип сөйли Рим Идиятуллинның якын дусты, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

"Бөтен татар әдәбиятының иң күренекле шагыйрьләренең берсе"

“Уфада яшәп иҗат итүче татар әдибе Рим Идиятуллинны мин Җәлил рухлы шагыйрь дип атар идем. Юк, бу очракта мин аларның иҗатларындагы тәңгәллекләрне күз уңында тотмыйм (алары да җитәрлек булса да!), Рим абыйның шигъри талантының тормыш сынаулары, кайгы-фаҗигаләр аша үткән саен тулырак ачылуы турында әйтүем. Гомумән, аның иҗатын тетрәнүләр шигърияте дип тулы хокук белән атарга мөмкин. Үзегез уйлап карагыз: бишектә чагында ук әтисенең сугышта һәлак булуы, ятимлек, аңлашылмас сәбәпләр аркасында иҗатының вакытында танылу яулый алмавы, газиз улы Илдарның яшьлеккә аяк баскан мизгелдә суга батып үлүе (ата кеше өчен моннан да зуррак фаҗига була ала микән?!), картайган көнендә
операция өстәле... Болар бар да бер йөрәккә сыйган, тирән яралар калдырган, ташып чыгып, шигырь юлларына күчкән... 
Юкка гына ул заманында:

Бәхетсез шагыйрь булды ул,
Кайгы күрмичә үлде... - дип язмагандыр”, - дип сөйли филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов.

Рим абыйны мин Башкортстанда яшәүче татар шагыйрьләре арасында гына түгел, гомумән, татар бөтен татар әдәбиятындагы иң күренекле шагыйрьләрнең берсе дип атар идем. Аның беренче шигырьләре инде 1969 елда ук Казанда “Беренче карлыгачлар” күмәк җыентыгында басылып чыкты һәм шунда ук үз яшенә хас булмаган фәлсәфи тирәнлек, образлылыгы белән укучыларны әсир итте. Аннан соң Рим абый барлыгы дүрт кенә шигъри җыентык чыгарды. Аларның исемнәре үк символик: “Хәерле иртә” (Уфа, башкорт телендә), “Хәерле көн” (Уфа, татар телендә), “Хәерле кич” (Казан, 2007), “Хәерле төн” (Казан, 2017). Хәерсез заманнарда да ул хәерле, кешеләргә яктылык өләшүче булды. 


Шигырьләре гади түгел иде аның. 2009 елда аның иҗаты хакында “Казан утлары”на мәкалә әзерләр өчен, миңа аның “Хәерле кич” китабын кабат-кабат укып, мәкаләне өч ай буена язарга туры килде. Әле ул шигырьләрне кабат укыганда, алар яңадан-яңа яклары белән, ул вакытта күрелмәгәнчә ачыла. Шигырьләре катлы-катлы мәгънәгә ия иде аның... Уртакул акыллылар өчен уртакул әсәрләр язмады ул. Укучысыннан да үзендә булган хикмәтле акыл, фикерләү осталыгы көтә иде ул...

Рим абыйның бакыйлыкка күчүе Башкортстан татар әдәбияты өчен генә түгел, гомуми татар әдәбияты өчен зур югалту. Ул чын мәгънәсендә Шагыйрь иде. Такташлар, Туфаннар рәтендә торырлык шагыйрь дип исәплим мин аны. Үзе бер шигырендә язганча, “туң гасырның соңгы җырчысы” иде ул... Урыннары оҗмах түрендә булсын!”

 
  • Рим Идиятуллинны иртәгә сәгать 12дә Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында җирләячәкләр. Бу хакта аның дусты Рәдиф Гаташ хәбәр итте.

Рим Идиятуллин (Рим Зиннәтулла улы Һидиятуллин) 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннары Кушнаренко районы Илик авылы мәктәбендә (1950-1953), Толбазы авылында(1953-1954) укый. 1954 елны Уфада 15нче татар мәктәбендә (элекке “Галия” мәдрәсәсе) белем ала. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли. Филология факультетына укырга керә. Өч ел көндезге бүлектә укып, читтән торып укуга күчә. “Кызыл таң” редакциясендә эшли башлый. 1987-1992 елларда “Һәнәк” (“Вилы”) журналы хезмәткәре була. 1992-2000нче елларда “Кызыл таң” гәзитендә бүлек мөдире булып эшли. Шигырьләре студент елларында ук республика күләмендә бастырылган гәзит–журналларда чыккан. Алар рус, украин, татар һәм башкорт телендә чыккан.

Рим Идиятуллин шигырьләре

Көн үткәнен сизмичә дә калдым, -
Әсир итте озын уйларым:
Кичәгемне бүгенгенгегә ялгап,
Айкап йөрдем гомер урамын.

Ә синме ул,
Хәсрәтләрне хәерлегә юрап,
Тау кадәрле бәхет эзләдең?!
Әйе! -
Әбиләргә энә күзләп бирдем,
Сабыйларның яшьле күзен сөрттем,
Җырлаганның җырын өзмәдем.

Иртәгемне уйлап

... Кайда калып, кемгә кирәгәбез,
Әллә җиргә, әллә күкләргә?
Оныклар да, ахры, онытырлар
Һәм салмаслар сукмак үткәнгә.
Уйлыйм шуны: җирнең бер тамчысы
Ни-нәрсә ул чиксез күкләрдә?!
Җирдә яшен булып яшьнәү кирәк,
Кайта-Кайта күктә күкрәргә.

***
Сынды нурлары кояшның,
Моңсу кичләр дә җитте;
Рәхмәт сиңа, тәүге ярым!
Шул бәхетсез мәхәббәтем
Мине бәхетле итте,–
Гомерлек илһам сипте.

Сулкылдый йөрәк, исемә
Төшерсәм сабый чагым:
Телеңдә җылытып суздың
Туң ипи кыерчыгын…
Белсәң, Әнкәм! – ваемлыга
Дөньясы һаман салкын.

Кай тарафка ташламасын
Тәкъдир адәм баласын,
Башың күктә – табаныңда
Тойсаң туфрак җылысын;
Туган җирем! – җирсер күңел
Синдә таба дәвасын.

Рәхмәтем бар язмышыма:
Маймычын да, маймылын да
Яраттым үз төсендә;
Тирбәттем халкым аһ-зарын
Җанымның бишегендә
Гомер – искән җил генә.

Чүт-чүт кенә...

Үкенечләр генә тудырдымы
Дөньялыкта кылган сәфәрем?
Тоттым тәки, дисәм, бәхет кошын,
Җитмәде буй чүт-чүт, каһәрең!
Тулган Айдай иде тәүге ярым, –
Булмас монда тамчы ялганым;
Их-ма, кыска чәчләремне озын
Толымнарга ялгый алмадым.

Кызыгыпмы данга, аны җирнең
Җиде катларыннан эзләдем;
Хәерсезең, чүт-чүт алдан килеп,
Төяп алып киткән кемнәрдер.

Җир томанга батты. Күп уйладым:
Ничек чыгарырга яктыга?
Күчәреннән тотып күчерергә
Җитми калды куәт чак кына.

Күзгә җиле тиде, тоттырмады
Киләчәкнең өркәк тулпары;
Ялларына ябышырга кылдай
Ара гына иде нибары.

Узды гомер бушка, бетте тузып
Кешелеккә кигән күлмәгем;
Язмышымдыр, сыңар сөенечнең
Сынык шәүләсен дә күрмәдем.

Кемнәр янар, кемнәр генә ямар? –
Еллар кара, заман сүтелгән;
…Шыпын басып әҗәл килә ята,
Ә кибәнне очлап бетмәгән,
Тфү, шайтаның!.. ("Казан утлары" журналыннан)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100