Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай көне: Президент Тукай телен саклауда берләшергә өндәде, Тукай премиясе лауреатлары билгеле булды, Тукай һәйкәле... елады

26 апрельне татар халкы үзенең зур бәйрәме итеп кабул итә. Бу көнне бөек Тукаебыз туган. Ул Туган телебез көне. Бүген Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узды. Татар телен санга сукмаучылар билгеле булды - аларны, оятка калдырып, сәхнәдән игълан иттеләр.

news_top_970_100
Тукай көне: Президент Тукай телен саклауда берләшергә өндәде, Тукай премиясе лауреатлары билгеле булды, Тукай һәйкәле... елады

Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау өчен берләшергә өндәде

Бүген Рөстәм Миңнеханов татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатьтә төп өндәү - туган телне саклау өчен берләшергә чакыру.



"Һәр халыкның теле – дөньяда тиңдәше булмаган олы байлык һәм аңа карата бигрәк тә сакчыл һәм нәзакәтле мөнәсәбәттә булу таләп ителә. Кеше туган телнең җанга якын аһәңен бишектән үк ишетеп, яратып, аның аша халыкның рухын, гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек йогынтысын тоеп, шәхес булып җитешә. Шигырьләрдә, җырларда, әкият-дастаннарда, риваятьләрдә, мәкальләрдә халыкның асылы, әхлакый нигезләре, үзенчәлеге гәүдәләнә. Болар исә Россиягә төрле телләрдә сөйләшүче, дус һәм тату халыклар яшәүче дәүләт буларак үсәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге тотрыксыз дөньяда бу хәзинәне саклап калу һәм үстерү аеруча зарур. Һәркемнең халык тарихына үзенең дә катнашы булуын, туган тел киләчәге өчен шәхсән җаваплылыгын аңлавы аеруча мөһим. Туган телне саклап калу – киләчәк буыннар алдындагы изге бурычыбыз. Бердәм омтылышлы, бердәй уй-ниятле булыйк!" - диелә Президент мөрәҗәгатендә.

Бүген Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. 


Тукай премиясе лауреатлары - 2018

Бүген, ниһаять, соңгы айлар интригасы чишелде - Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре ияләре билгеле булды. Язучы Кәримов Камил Әдһам улына (“Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр” (2015) һәм “Игезәкләр йолдызлыгы: романнар (2016), рәссам Кузнецов Михаил Ивановичка (“Белые холсты. Народы Поволжья”), Шәфыйгуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм Газиз улы составындагы “Таттелеком” җәмгыятенә мәдәният өлкәсендә әһәмиятле проектлар һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең милли кыйммәтләрен һәм тарихи мирасын саклауга өлеш керткән өчен татар дөньясындагы иң мәртәбәле премия тапшырылды.







Тукай премиясен тапшыру тантанасы вакытында Татарстан Президенты тагын бер тапкыр игътибарны туган телебезне саклау проблемасына юнәлтте.

"Тукайның иҗатында татар теле зур урын алып тора. Əлбәттә, туган тел ул бүгенге көндә безне борчый торган мәсьәлә. Ел саен күп милләтләр үзләренең туган телләрен югалталар. Бездә дә бу мәсьәләдә икенче төрле фикерле кешеләребез бар, - диде ул. - Кичә безнең Дәүләт Советының сессиясе булды һәм безгә шушы юнәлештәге сөйләшүләр бик кирәк иде. Без милләтебезне, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне, мирасны сакларга тиешбез. Бу эшкә тырышлык кирәк, безгә бергә булырга кирәк, милләтебезне һәм телебезне саклар өчен күп хезмәт кертергә кирәк", - диде ул.


Казан узәгендә татар шигыре бәйрәме узды

Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын рәсми котлаулар Казанның Тукай һәйкәле янындагы традицион шигырь бәйрәмендә дәвам итте. “Татарның символына, кыйбласына әверелгән Тукаебызның туган көне ничек инде ул татар бәйрәме, Туган тел бәйрәме булмасын! Барыгызга да бирегә җыелуыгыз, бәйрәмегезне матурлавыгыз өчен рәхмәт. Алдагы елларда да халкыбыз бу мәйданнарны тутырыр дип ышанып калабыз,” – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Тукай һәйкәле янындагы традицион мәйданга, һава торышы уңайсыз булуга карамастан, халык күп килгән иде. Тукай һәйкәле янындагы урындыкларда – импровизацияләнгән президиумда яңа лауреатлар, шулай ук Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев кебек халык язучылары утырды.

Шигъри чыгышлар музыкаль номерлар белән алышынып барды. 

Татар дөньясында тагын бер мәдәни урын барлыкка килде

Бүген Казанда Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм театр бинасының ничек җиһазлануы белән танышты.

"Театр коллективының эшләргә теләге бик зур. Шуңа күрә аларга иҗат уңышлары телим. Театр булмаса, телне саклап калып булмый. Хәзер спектакльләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Тяжело с татарским" антипремиясе кемне оятка калдырды?

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең бер үзенчәлеге - "Тяжело с татарским антипремиясе". Аны татар дөньясы аеруча көтеп ала - татар телен санга сукмаган кайсы оешмага "эләгер" икән? Быел антипремия Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирелде. 

Тукай көне - Уфада, Омскида, Мәскәүдә, Салехардта

Бүген Тукай көнен Уфада Татар якшәмбе мәктәбендә дә үткәрделәр. Уфада икенче Татар якшәмбе мәктәбе 2012 ел ахырында оештырылган иде. Тиз арада ул калада яшәп, туган телдә белем алудан мәхрүм татар балаларының аралашу үзәгенә әверелде. Уку йортының төп максаты – урыслашкан балаларны милли мохиткә кайтару, аларга татар теленең нигезләрен өйрәтү.

Балалар бөек әдибебезнең “Бала белән Күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” кебек әсәрләрен сәхнәләштерде, шигырьләрен яттан укыды. Шунда ук Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Балалар һәм ата-аналар биредә Габдулла Тукайның китаплары белән дә таныша алдылар. Бәйрәм әдипнең милли гимнга әверелгән “Туган тел” җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.

Омск яшьләре Туган тел көнен ай саен уздыру тәкъдиме белән чыкты. “Яшьләрдә татар телендә нәрсәдер әзерләргә, сөйләшергә мотивация булырга тиеш. Бездә, Омск өлкәсендә, татар телендә һәрдаим сөйләшмиләр. Болай яшьләр кимендә бер атна булса да, татар телендә аралашып, бәйрәмгә әзерләнер иде”, - диде “Заман” татар мәдәнияте үзәге рәисе.

Мәскәүнең "Дар" мәдәни үзәгендә Габдулла Тукайга багышланган докладлар яңгырый. Габдулла Тукайның танылган татар публицисты, фәлсәфәчесе Муса Бигиев белән дуслыгы турында Мәскәү җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Ислам хәзрәт Зарипов сөйләде. Шулай ук Тукай иҗатының Урта Азия әдәбиятына йогынтысы турында да ишетергә мөмкин иде. Программада “ирекле микрофон” эшләде: һәр теләгән кеше Г.Тукайның шигырьләрен укыды.

Салехард татар яшьләре дә  "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушылды - алар аны "фатирник" форматында билгеләп уза. 

Тукай елый?..

Бүген социаль челтәр кулланучылары "Татар-информ" фотографы Рамил Галинең бер фотосына игътибар итте: Тукай һәйкәле. Яңгыр тамчылары, гүя күз яшьләре, аның яңаклары буйлап тәгәри. Әйтерсең, Тукай елый. Бу күренешбыелгы тел вазгыятесимволы булып истә калыр...



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100