Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай хакимиятендәге «юл чистартуны сорамагыз» дигән җитәкче ярдәмчесен эштән куганнар

news_top_970_100
Тукай хакимиятендәге «юл чистартуны сорамагыз» дигән җитәкче ярдәмчесен эштән куганнар

Тукай районы башкарма комитетында эшләүче кызны, эше турында видео төшереп, «юл чистартуны сорамагыз» дигән өчен эшеннән куганнар. Бу хакта Chelny-biz.ru. сайты яза.

Бу кыз күптән түгел генә башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллинның ярдәмчесе булып эшкә урнашкан була. Аңа кадәр ул «КамАЗ»да эшләгән.

«Миңа монда «КамАЗ»дагы кебек булмавы ошый, чөнки анда минем хәтта төшке аш вакытым да бик булмады. Ә монда рәхәт, иптәшләр! Күз алдыгызга да китерә алмыйсыз. Тик бер генә нәрсә бар – миңа гел шалтыраталар һәм «нигә юлларны чистартмыйлар» дип сорыйлар. Мин нәрсә эшли алам? Мин моның буенча берни аңламыйм, мин тракторда эшләмим. Әгәр сез Тукай районыннан икән, зинһар, миңа шалтыратып «нигә юлларны чистартмыйлар» дип сорамагыз. Мин белмим», – дип сөйләгән ул.

Бу видео тиз арада авыл чатларында тарала һәм бик күп тискәре комментарийлар җыя. Кыз «фикеремне дөрес җиткермәдем» дип акланган.

«Эльвина Авзалова сынау срогы белән 3 айга эшкә алынды. Әлеге хәл аркасында, Авзалованы эштән куу карары кабул ителде. Башкарма комитетның элекке хезмәткәренең тәртибе өчен гафу үтенәбез», – дип әйткән Айрат Хәбибуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100