«Тукай – ул беренче һәм иң үтемле адым»: «Тукайлы балачак» бәйгесенә йомгак ясадылар
Бүген Габдулла Тукайның 140 ел еллыгына багышланган «Тукайлы балачак» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда үтте. Анда «Интертат» хәбәрчесе дә булды.
«Тукайлы балачак» бәйгесенең оештыручылары – «Салават күпере» балалар журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Габдулла Тукай әдәби музее. Бәйгедә 3 яшьтән 9 яшькә кадәрге 200дән артык бала катнашкан. Балалар тәрбиячеләре һәм укытучылары белән бергә Тукай әсәрләрен сәхнәләштергән.
Балаларны татар телендә сөйләштерү өчен мәдәният һәм әдәбият белән таныштырырга кирәк. Тукай – ул беренче адым, һәм иң үтемле адым. Чөнки кайсы гына балалар бакчасына барып: «Берәр шигырь сөйлә әле миңа, дустым», – дип сорасаң, бер әзерлексез ул сиңа Тукай шигырен сөйләячәк. Бу шундый сөендерә! Чөнки безнең мәгариф системасында Тукайны өйрәнү әйбәт куелган. Балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә Тукайны беләләр.
Әлбәттә инде кайвакыт «бу балалар Тукайдан башка шигырь дә белми», дип ачуым да килеп куя. Безнең әдәбиятыбыз бик матур, киң кырлы дип әйтергә кирәк. Минем зур хыялым бар: балалар үсә барган саен Тукайны гына түгел, Җәлилнең, Алишның да әсәрләрен белсеннәр, Роберт абый Миңнуллинны да сөйләсеннәр иде. Бу хыял гына түгел, бу – минем бер максатым. Шуңа күрә мондый әдәби бәйгеләрне алга таба да оештырып торачакбыз, – дип сөйләде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Бәйгедә 3 яшьтән 9 яшькә кадәрге 200ләп бала катнашкан
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Тукай белән танышуларына мин бик шат»
Бәйге өч этапта узган. Беренче этапта балаларның чыгышларын видеога төшереп, редакциянең электрон почтасына җибәргәннәр. Икенче этапта оештыру комитеты бәйгенең 45 лауреатын билгеләгән. Аларны һәммәсен дә диплом белән бүләкләгәннәр.
Өченче этап бүген Казанда Габдулла Тукайның әдәби музеенда узды. Монда Казаннан, Кайбыч һәм Спас районнарыннан җиңүчеләр килгән иде.
Беренче урынны Казан шәһәре Авиатөзелеш районы татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 392нче катнаш төрдәге балалар бакчасы нәниләре алган. Алар Тукайның «Су анасы» әкиятенә нигезләнеп «Апушның әкиятләре» дигән спектакль куйганнар.
Балаларны әзерләргә авыр булмады, чөнки мин үзем татар төркемендә эшлим, балаларым татарча сөйләшәләр. Бу спектакльдә ике рус баласы катнашты. Спектакль шигырь формасында язылганга күрә, алар аны бернинди кыенлыкларсыз ятладылар. Әсәрне үзем язам, үзем музыкасын да куям. Балаларга өйрәнергә җайлы булсын өчен, шигырь формасында язарга тырышам.
Оештыручыларга шушы бәйгене уздырып, безнең нәтиҗәләрне күргәннәре өчен зур рәхмәт! Мондый бәйгеләр татар теленә кызыксынуны уята дип уйлыйм. Чөнки балалар шундый конкурсларда катнашырга дип янып торалар, бик теләп катнашалар, – дип сөйләде татар теле тәрбиячеләре Ленара Ибраһимова.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
2 урынны Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучылары яулаган. Укытучылары – Резеда Сәйранова.
Нәтиҗәләрне ишеткәч, Балалар бик куандылар. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бик күп конкурсларга әзерләндек, күп шигырьләрен ятладык. Тукай белән чын-чынлап таныштык. Бүген балалар Габдулла Тукай әдәби музеен беренче тапкыр күрделәр. Һәм мин аларның биредә янәдән Тукай белән танышуларына бик шатмын.
Бүген балаларның телләре рус теле белән алмашып бара. Бу – иң борчыган мәсьәләләрнең берсе… Алга таба да телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен мондый конкурсларны уздыру бик кирәк, – диде Резеда Сәйранова.
Укытучыларга «Тәти әкиятләр» китабын бүләк иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бәйгедә 3нче урынны Спас районы Болгар шәһәреннән «Антошка» балалар бакчасы балаларына биргәннәр. (Тәрбияче – Алсу Сабирова, укытучы – Рәшит Зыятдинов, методист – Люция Сәгыйрова. – авт.искәрмәсе). Шунысы кызык: катнашучылар берсе дә татар балалары түгел. Зилә Фәйзуллина да аларга карата соклануын белдерде.
Болгардан булган укучылар – алар бөтенесе рус телле балалар! Анда Егор да, Дарьялар… Анда бер татар исеме һәм фамилиясе юк. Шул укучыларны татар әдәби бәйгесендә җиңәрлек итеп әзерләгән укытучылар алдында баш иям. Ул тәрбиячеләргә һәр урам сан һәйкәл куеп чыгар идем. Чөнки алар «теләмим, эшлисем килми» дип иркәләнеп үскән балаларны тәрбияләү, алар артыннан карау гына түгел, әле аларга әдәбият та сеңдерәләр, аларны бәйгеләргә әзерлиләр, костюмнарын табалар, булмаган реквизит белән җиһазландырып, үз телефоннарына төшереп җибәрәләр. Безнең тәрбиячеләр һәм укытучылар зур эш башкара. Аларга «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары исеменнән зур рәхмәтләремне белдерәм, – дип сөйләде.
«Гаиләләре белән «Тукайлы» кичләр уздырсыннар иде»
Һәрбер җиңүчегә дә диплом, «Пар тап» өстәл уеннары бирелде.
«Пар тап» Габдулла Тукайның 25 әсәре буенча төзелде. Аның өчен без ясалма фәһем ярдәмендә рәсемнәр ясадык. Бу уен мемога охшаган. Анда 50 карточка бар һәм һәрберсенең парын табарга кирәк. Бала парын таба да: «Менә бу Тукайның менә мондый шигыре», – ди. Әгәр дә белми икән, ул аны кечкенә генә китапчыктан укып та белә ала.
Без үзебез бу уенны кичләрен гаилә белән уйныйбыз. Укучыларыбыз да шулай гаиләләре белән «Тукайлы» кичләр уздырсыннар иде дигән теләктә бүләк иттек, – диде ул.
Бүләкләү тантанасыннан соң бәйге җиңүчеләре өчен Габдулла Тукай әдәби музее буенча экскурсия үткәрделәр. Аның алдыннан Зилә апа балаларга: «Безнең бәйрәмнең иң татлы, иң тәмле җире экскурсия булачак. Тукай – ул күңелдә, йөрәктә ята. Бүген Тукайны тагын күңелегезгә салып алып китегез. Экскурсия алып бурчысының һәрбер сүзен игътибар белән тыңлагыз», – дип теләде.
«Пар ат» – Тукай әсәрләреннән төзелгән өстәл уены
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Безне, басмаларны, балалар белән тоташтыручы күпер – тәрбиячеләр һәм укытучылар»
Зилә Фәйзуллина балалар журналларына яздыру һәм аларны укучыларга җиткерү мәсьәләсенә дә тукталды.
Хәзер язылу кампаниясе бара. Әти-әниләр журналларга шуның кадәр битараф. Аларның башка эшләре, мәшәкатьләре күп... Безне, басмаларны, балалар белән тоташтыручы күпер – ул тәрбиячеләр һәм укытучылар. Алар аша без балалар белән аралашабыз, журналларыбыз да балаларга алар аша барып җитә.
Бүген татар басмалары бик авыр хәлдә. Мин бу өлкәдә 18 ел эшлим, һәм моның кадәр авырлыклар белән әле очрашкан юк иде. Бу тел мәсьәләсе генә түгел, бу – почтаның эшләмәве.
Бала әнисеннән «Салават күпере»нә яздыруын сорый. Әнисе үз акчасын түләп яздыра һәм журнал аңа килми! Бу – коточкыч хәл, безнең Татарстаныбызда гына түгел, бөтен Россия буйлап дип беләм: почтальоннар, төрле райондагы, авыллардагы укучыларыбыз белән элемтә булмау. Алар да бит безне көтәләр, безне укырга телиләр. Алар сатып алырга әзер.
Без Казанда бу проблеманы хәл итәбез: 5 меңгә якын журналны үзебез таратабыз. Безнең балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә күпләп язылучылар өчен бушлай илтеп бирү системасы бар (Журналларга язылырга теләүчеләр турыдан-туры редакциягә мөрәҗәгать итә ала. – авт. иск.). Ләкин районнарга ничек барып җитәргә? Бу – зур сорау. Иртәдән кичкә кадәр шул сорау башымда йөри, һәм бернинди чишелеше дә күренми.
Бүген ерак районнардан килгән укучыларыбызны күреп сөендем. Аларга әле журналлар килә, димәк, алар әле безнең бәйгеләр турында белә, катнашалар. «Әле бар без, яшибез», – дип әйтәсе килә, – диде ул.
- Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайлы балачак» республика иҗади бәйгесе 2026 елның 18 февралендә старт алды. Бәйгене «Салават күпере» балалар журналы редакциясе («Татмедиа» АҖ филиалы), Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Габдулла Тукай әдәби музее оештырды.
- Бәйгенең төп максаты – балаларда рухи мәдәният һәм күпмилләтле җәмгыятькә хас кыйммәтләр формалаштыру, мәдәни мирас традицияләрен саклау. Оештыручылар балаларда татар теленә, мәдәниятенә, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, Габдулла Тукай әсәрләре аша туган телнең бөеклеген күрсәтү, балаларда театр сәнгатенә кызыксыну уяту, шулай ук иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычларын куйды.