Туган тел көне, Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, Габдулла Тукай әдәби музее шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан «Милли моңнар» конкурс-концертын әзерли. Бу турыда музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертта һәркем катнаша ала. Катнашу өчен Тукай сүзләренә язылган җырны сайларга; җырның видеосын яздырырга; видеоны 6 апрельгә кадәр сылтама буенча җибәрергә кирәк.
12 апрельдә җиңүчеләр исемлеге әзер булачак, концерт 26 апрельгә билгеләнгән, диелә хәбәрдә.