Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында яшәүче хатын-кызны кара елан тешләгән

news_top_970_100
Тукай районында яшәүче хатын-кызны кара елан тешләгән
Фото: 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте

Чаллыда 2025 елда елан тешләүнең беренче очрагы теркәлгән. 5 нче шәһәр хастаханәсенә дача участогында кара елан тешләгән 50 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә медицина учреждениесенең матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Лесная поляна» бакчачылык ширкәтендә хатын-кыз кура җиләге куакларын чистартканда, үләннәр арасында булган еланны күрми. Елан шуышып киткәч кенә, үзен кара елан тешләгәнен аңлап ала.

Хатын-кыз медицина ярдәме сорап икенче көнне генә мөрәҗәгать иткән, ул вакытка инде аның аягы кызарган һәм шешкән була. Моңа өстәп, хәле начарланган, артериаль кан басымы күтәрелгән була. Кабул итү бүлеге табиб-терапевты Шахбози Шәмсидинзода елан чакканнан соң шунда ук хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.

«Без пациентка тиешле уколлар ясадык. Ул стационарның терапия бүлегенә госпитализацияләнде, анда ул дәвалануын дәвам итә. Хатын-кыз тиздән өенә кайтарылачак», – дип сөйләгән табиб-терапевт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100