Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында яшәүче ир-ат хатынын үтереп, бакчада җиргә күмеп куйган

news_top_970_100
Тукай районында яшәүче ир-ат хатынын үтереп, бакчада җиргә күмеп куйган
"Татар-информ" архивы

Тукай районында элеккеге хатынын үтереп, мәетен бакчага күмеп куйган ир-атны хөкем итәчәкләр. Ул гаебен таныган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Прокуратура җинаять эшен судка тапшырган. Хәзер суд процессы башлану вакыты билгеләнә.

Фаҗига 2022 елның августында була. «Санаръ» бакчачылык ширкәтендәге бер участокта ир-ат элеккеге хатыны белән талаша. Алар уртак милекне бүлешә алмау, бер-берсенең шәхси тормышына кысылу сәбәпле, еш кына талашып тора. Чираттагы җәнҗал вакытында ир хатынга 4 тапкыр суга. Хатын диванга егыла, ир аны буа башлый.

Хатын сулаудан туктагач, ир аның мәетен бакча участогында җиргә күмеп куя. Җинаять эзләрен яшерү өчен, ул «имеш югалган» хатынны эзләргә дә ярдәм итеп йөри.

Мәетне тапкач, җинаятьче гаебен таный. Экспертиза аның үз акылында булуын ачыклый. Бу ир-атны «Үтерү» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100