news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында трассада фаҗига – гаилә башлыгы һәлак, хатыны һәм баласы хастаханәдә

news_top
Тукай районында трассада фаҗига – гаилә башлыгы һәлак, хатыны һәм баласы хастаханәдә
Фото: Тукай районы прокуратурасы

Тукай районында «М-7» трассасының 1065нче километрында бүген юл-транспорт һәлакәтендә 1 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га район прокуроры Руслан Галиев хәбәр иткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Geely» автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл читендәге тавыштан саклаучы экранга бәрелгән.

Фото: © Тукай районы прокуратурасы

Машина йөртүче ир-ат фаҗига урынында, медицина хезмәткәрләре килгәнче, һәлак булган. Аның белән бергә машинада 49 яшьлек хатыны һәм 9 яшьлек улы булган. Алар хастаханәгә озатылган.

«Тикшерү оештырылды, булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен район прокуратурасы контрольдә тота», – дип хәбәр иткәннәр Тукай районы прокуратурасында.

Фото: © Тукай районы прокуратурасы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар