Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында квадроцикл белән печән ташыганда әнисе үлгән, улы имгәнгән

news_top_970_100
Тукай районында квадроцикл белән печән ташыганда әнисе үлгән, улы имгәнгән
Татарстан буенча ЮХИДИ

Татарстанның Тукай районының Җәйләү (Евлево) авылы янында прицеплы квадроцикл әйләнеп капланган. Авариядә 63 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Квадроцикл кулдан ясалган, аны кырдан печән ташу өчен файдаланганнар. Квадроциклга арба такканнар.

Шул арбага төяп печән ташыган вакытта фаҗига килеп чыккан. Квадроцикл белән ир-ат идарә итә, аның анасы – 63 яшьлек хатын-кыз – артта утырып бара. Тауга менгән чакта, транспорт артка таба төшә башлый, аннары әйләнеп каплана. Пассажир хатын квадроциклдан очып төшә һәм транспорт астында кала.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, квадроцикл белән идарә итүче ир-ат үзе дә имгәнгән. Аның туганының улы – 11 яшьлек малайның кулы сынган. Аны хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100