Татарстанның Тукай районында агрессив мәче ике торак пунктта – хатын-кызга һәм сакчыга һөҗүм иткән. Яңа һәм Калмаш авылларында котыру авыруы лабораториядә расланганнан соң, 60 көнгә карантин кертелергә мөмкин. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин «Вести Камаза» басмасына хәбәр иткән.
Якынча мәгълүматларга караганда, башта мәче Калмаш авылында хатын-кызга ташланган. Аннары күрше Яңа авылына күчкән һәм анда сакчыга һөҗүм иткән. Ир-ат хайванны тотып ала алган.
Белгечләр мәчедән алынган үрнәкләрне тикшергән һәм котыру вирусы булуын раслаган. Хәзер ветеринария хезмәтләре райондагы шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында, шулай ук предприятиеләрдә авыруга бирешүчән хайваннарга ашыгыч вакцинация үткәрә.
Карантин кертелгән очракта, ике торак пункт территориясендә чикләүләр гамәлдә булачак. Аерым алганда, котыру авыруына бирешүчән хайваннарны алып керү һәм алып чыгу, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү тыелачак, шулай ук авыру учагына чит кешеләр кертелмәячәк.
Хайван хуҗалары авыру билгеләренә беренче шик туган очракта ук аларны ветеринария белгечләренә тикшерү өчен күрсәтергә тиеш. Тешләгән хайваннарны күзәтү чорында аерым тотарга, ә профилактик прививкаларны вакытында ясатырга кирәк.